Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Безнең урамда да бәйрәм“

Черемухово Бистәсендә биш чакрым тирәсе юл үтеп-китеп йөрерлек хәлгә китерелгән. Авыл халкы моның өчен авылдашлары Сергей Игнатьевич Даниловка һәр көнне рәхмәт белдерәләр һәм хаклы рәвештә бу бары аның хезмәте дип исәплиләр.

Юк, ул ниндидер бай, һәм хәтта нинди дә булса бер эре төзелеш - юл кампаниясе җитәкчесе дә түгел. Сергей Игнатьевич гомере буе колхозда шофер булып эшләгән, ә хәзер гади пенсионер. Читтәрәк урнашкан Елга аръягы урамында яшәп, нәкъ менә яхшы юл булмау аркасында хатыны Прасковья Ивановна белән аңа байтак кыенлык кичерергә туры килгән: әгәр дә ремонтчылар - электриклар яки элемтәчеләр аларга барудан баш тартсалар - бу әле зур бәла түгел, ә менә авыраган хатыны янына "Ашыгыч ярдәм" машинасы керә алмаса - борчылыр урын бар.
-Без аны пычрак урам буйлап, асылмалы, чайкалып торган күпердән машинага чаклы носилкада күтәреп бардык. Аллага шөкер, ул чакта барысы да яхшы үтте. Ә без бит монда үзебез генә яшәмибез, бәла-каза була калса, беркем дә ярдәм итә алмый, - ди Сергей Игнатьевич.
Ничек итеп үзенә һәм авылдашларына ярдәм итәргә дигән уй аның башында күптән йөри, елга аша яхшы күпер проблеманы хәл итәр дип исәпли ул. Ул вакытларда Бистәдә яңа мәктәп төзүгә керешәләр һәм, әлбәттә инде, күпер турында сүз булуы да мөмкин түгел. Алар авылына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе килә дигән хәбәр Даниловка тынгылык бирми: Президент белән сөйләшә, авылдашларының проблемасын аңлатып бирердәй сүзләр таба алырмы?
Озак көткән көн дә җитә. Данилов вәкиллекле делегация арасында президентны күреп, җаен туры китереп, мөрәҗәгать сүзләре белән аңа каршы беренче адымын ясый.
-Эш шулкадәр тиз башланыр дип беркем дә көтмәгән иде, - дип сөйли безгә АҖ башлыгы Елена Сальцина, - күп тә үтмәде, безгә экспертлар һәм смета ясаучылар килеп, үлчәп киттеләр, нәтиҗә ясадылар. Күпер төзү бәясе шактый чыкты, шуңа да карамастан, Президент ярдәм итәргә вәгъдә бирде. Елга аша күпер салу - әйбәт эш, тик ул гына бөтен проблеманы хәл итә алмый, чөнки аңа әйбәт юл да илтергә тиеш, тик ул биредә булганы да, буласы да юк - район башлыгы Вячеслав Козлов бу фактны искәрми калмады. Черемухово АҖ башлыгы һәм күпергә "заказ биргән" С.И. Даниловның үзе белән киңәшкәч, ТР Президенты белән киңәшкәч, ТР Президенты бүлеп биргән акчаны рентабельлерәк эшкә - авылда юл төзүгә тотарга булдылар. Ничек карар итсәләр, шулай эшләнде дә: Черемухово Бистәсендә өч урам - Заречная, Садовая, Набережная урамнарына һәм тыкрыкларына урал вак ташы - сыйфатлы каты түшәмә җәелде, беррәттән шлюзларын алыштырып, ике буага капиталь ремонт ясалды. Төзелмәгән күпернең хәзер кирәге дә калмады. Черемуховолылар Президент бүләгенә сөенеп туя алмыйлар, Рөстәм Миңнехановка күмәкләшеп рәхмәт хаты да җибәргәннәр, очрашкан чакта Сергей Игнатьевичка инициатива күрсәткәне өчен рәхмәтләрен җиткерәләр, аның аркасында авыл урамнарында юл булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев