Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Бүген өлкәннәр көне билгеләп үтелә

2021 елның 1 октябренә Яңа Чишмә районында 70 яшьлек һәм аннан да өлкәнрәк 1262 кеше яши.

Өлкәннәр ункөнлегендә районда алар өчен төрле чаралар планлаштырылган.

«Кайгырту» ХСХКҮ социаль хезмәт алучы 103 кешегә «Бер - беребезгә матур сүзләр әйтик» (аларны өйләренә барып котлау), шулай ук «Кайгырту» (өлкәннәрнең өйләрен җыештыру) һәм «Көз бүләкләре» (яшелчәләрне кышка әзерләү) акцияләре уздырачак.

Яңа Чишмә Интернат-йорты да анда яшәүчеләр өчен бәйрәм чаралары әзерли. Көзге фотосессия өчен «Алтын көз» фотозонасы булдырылган. Социаль хезмәт алучылар монда бик теләп катнашачаклар, ә аннан соң өлкәннәр төшкән фото һәм видеолар Интернат - йортның Instagram сәхифәсен бизиячәк. Белгечләр үз көчләре белән бәйрәм концерты оештырырга да ниятлиләр. Интернат-йортта яшәүчеләр өчен волонтерлар посылка, открыткалар һәм онлайн-котлаулар әзерлиләр. Аз хәрәкәтләнүче кешеләргә кофе китереп бирү («Кофе көне» акциясе) һәм бүлмәләрне бизәү буенча «Көз бизәкләре» дигән дәресләр үткәреләчәк.

РҮХ өлкәннәр белән сәламәт яшәү рәвеше буенча әңгәмәләр оештырачак һәм өлкән буын кешеләре арасында гриппка һәм COVID -19га каршы вакцинацияләүне дәвам иттерәчәк. Моннан тыш, аларга медицина күрсәткечләре буенча өйләренә барып ярдәм күрсәтеләчәк, ерактагы торак пунктларда яшәүчеләргә табибларның мобиль бригадалары (терапевт, невролог, окулист, гинеколог, хирург) тарафыннан анализлар алып һәм ЭКГ ясап, патронаж үткәреләчәк. Шул ук вакытта медицина ярдәменең сыйфатын бәяләү өчен аларга сораулар белән анкеталар таратылачак.

 Мәктәпләрдә балалар белән «Картлыкны ихтирам итәргә кирәк», «Яраткан әбием һәм бабам» дигән әңгәмәләр, «Безнең еллар - безнең байлык» дип исемләнгән сыйныф сәгатьләре һәм ветераннар - элеккеге укытучылар белән очрашулар узачак.

 Китапханәләрдә «Тормыш ул һәрвакыт матур» исеме астында китап күргәзмәләре оештырылачак. Хезмәткәрләр өлкәннәрнең өйләренә барып «Йөрәктән - йөрәккә» дигән котлау акциясе уздырачаклар һәм аларга яңа журналлар алып барачаклар.

1 октябрьдә Зирекле халык иҗаты һәм көнкүреше музее хезмәткәрләре өлкән яшьтәге авылдашларын клубка «Без ТАССРдан» дип исемләнгән чарага чакыралар. Туган якны өйрәнү музее тарафыннан районда туып-үскән өлкәннәрнең кул эшләнмәләреннән торган күргәзмә һәм элекке хезмәттәшләре А.М. Холинны өенә барып котлау оештырылачак.

8 октябрьдә иртәнге сәгать унда Яшьләр бүлеге хезмәткәрләре «Өченче яшь» Спартакиадасы үткәрүне планлаштырганнар. Моннан тыш, РҮХ һәм РПФ бүлеге белән берлектә алар «Тормышка 10 мең адым» дигән республика акциясе үткәрәчәкләр.

Күптән түгел «Өченче яшь» Университеты үз ишекләрен кабат ачты. Быел анда яңа укыту программалары кертелгән: «Бакчаны төзекләндерү», «Бию терапиясе» һәм «Финанс грамоталылыгы».

Районда «Кайнар линия» телефоннары эшли, анда өлкән яшьтәге гражданнар үзләрен кызыксындырган сораулар буенча консультация сорап мөрәҗәгать итә алалар.

2 октябрьдә район үзәгендә авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак.

Быел коронавирус инфекциясе таралу аркасында авыл җирлекләрендә концерт программалары һәм чәй табыннары оештыру гамәлдән чыгарылган. Авыл җирлекләренең башкарма комитет һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре үзләрендә яшәүче 75 яшьтән өлкәнрәк булган гражданнарны өйләренә барып тәбрикләп, аларга азык-төлек тутырылган пакетлар тапшырачаклар. 1 октябрьдә РМЙда кичке сәгать алтыда «Душа поет- танцует осень» дип исемләнгән бәйрәм концерты белән яңа мәдәни сезон ачылачак. Концертка барлык яңачишмәлелер дә чакырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев