Зирекле авылында Өлкәннәр ункөнлеге өлкәннәргә икеләтә игътибар белән уза.
“Гомерләре буе хезмәттә кайнаган, сугыш һәм сугыштан соңгы авырлыкларны иңнәрендә күтәргән, колхоз нужасын беренче көннәреннән үк тәртәгә җигелеп тарткан әби-бабаларыбыз картлык көннәрендә зур игътибарга, хөрмәткә лаек”, - дип яза редакциягә Зирекле музее директоры Лидия Лотфуллина.
Шул уңайдан музей, Зирекле авылы мәдәният хезмәткәрләре, 1 Май урамында яшәүче сугыш чоры балаларын бәйрәм белән котлаган, күчтәнәчләр тапшырган. Аларга Зөмәрия Сәлимова һәм Лидия Лотфуллина бәхетле картлык, күңел тынычлыгы теләгән. Котлауларга матур җырлары белән Әлфия апа Гизамова кушылган, 7 сыйныф укучыларының дәртле биюләре, котлау сузләре өлкәннәребезнең күнелләрен тагын да сөендергән. Өлкәннәр үзләре дә бик актив катнашкан, яшь вакытта җырлаган җырларны башкарганнар. Барлык сырхауларын вакытлыча гына булса да онытып, әбиләр зур канәгатьләнү хисе кичергәннәр.
“Лаеклы ялдагы барлык апа-абыйларны, әби-бабайларны шушы бәйрәм белән тәбрик итәбез. Кадерле әби-бабаларыбыз, сугыш һәм тыл ветераннары, лаеклы ялда булган хезмәттәшләребез! Елларыбыз тыныч, илләребез имин булсын. Барыгызга да исәнлек-саулык, ул-кызларыгызның, онык-оныкчыкларыгызның рәхәтен күреп һәм рәхмәтен тоеп, озак еллар гомер кичерүегезне телибез. Бәйрәм белән сезне! Сәламәт булыгыз, авырмагыз, балаларыгызны, оныкларыгызны һәм туганнарыгызны сөендереп яшәгез”, - дип яза Лидия Лотфуллина.

Нет комментариев