“Бөек композиторыбыз Җәүдәт Фәйзи”
Шахмай музеенда Җәүдәт Фәйзи иҗатына багышланган дәрес булды.
24 нче гыйнвар көнне, татар музыка сәнгатенең күренекле вәкиле, төрле жанрларда иҗат иткән киң колачлы композитор Җәүдәт Харис улы Фәйзинең тууына 115 ел тулу уңаеннан, “Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее” филиалында Шахмай урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары белән Җәүдәт Фәйзи иҗатына багышланган дәрес үткәрелде. Аларга Җәүдәт Фәйзинең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләнде, презентация күрсәтелде. Дәрестә алган белемнәрен ныгыту уңаеннан викторина үткәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев