«Бөреләр» ачылсын
Яңа Чишмә районында 2002 елдан «Бөреләр» әдәби түгәрәге эшләп килә
Ул элек район үзәк китапханәсендә китапханә челтәре рәисе Гөлнур Мәүлет кызы Латыйпова җитәкчелегендә эшли, исеме дә «Энҗе бөртекләре» дип атала.
Бу түгәрәккә 20 дән артык кеше йөри. Даими рәвештә район китапханәләрендә түгәрәк әгъзалары катнашында төрле очрашулар, әдәби чаралар уздырыла. 2014 елдан әдәби түгәрәк җитәкчесе итеп Зирекле авылындагы халык иҗаты һәм көнкүреше музее директоры Мидхәт Газыймов билгеләнә. 2022 елдан Әдәби түгәрәк җитәкчесе – Лидия Лотфуллина. Остазының лаеклы дәвамчысы булган Лидия ханым «Бөреләр» әдәби түгәрәгенең эшчәнлеге турында сөйләде.
-Шушы чорда Мидхәт Гариф улының турыдан-туры ярдәме һәм киңәше белән егерме авторның 30 китабы дөнья күрде. «Яңа Чишмәм тамчылары» исемле җыентык басылып чыкты. Бу җыентыкка районыбыздагы каләм тибрәтүчеләрнең шигъри тәлгәшләре тупланды. Шулай ук безнең район авылларыннан һәм республиканың төрле төбәкләреннән җыелган бәет язучыларның иҗатларын туплаган «Хәтер тамчылары» исемле 10 җыентык дөнья күрде.
Музейда үткәрелә торган Шигырь бәйрәме дә – музейның традицион чарасы. Ул апрель аенда Тукай туган көнгә яраклаштырып мәгариф бүлеге белән берлектә үткәрелә. 2005 елдан бирле музейга район мәктәпләреннән каләм тибрәтүче укучылар һәм шигъри җанлы өлкәннәр җыела. Музей хезмәткәрләре биредә укылган шигырьләрне туплап бара, уңышлылар исә җыентыкларга кертелә.
2002 елдан эшләп килүче «Бөреләр» исемле әдәби түгәрәк әгъзаларының иҗат җимешләре «Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасында даими басылып килә. 2002-2016 елларда 570 авторның 1530 шигыре һәм бәете дөнья күрде. Авторларның 466 сы татар, 104 е рус кешесе (Искәрмә: авторларны кабатламый санасак - 296 кеше).
Бүгенге көндә дә бу эшләр дәвам итә. Иҗат чишмәләребез киләчәктә дә саекмасын, укучыларыбызны алда да сөендереп торырга язсын иде.
Һәр җирдәгечә, иҗатка тартылган яшь каләм ияләре сирәгрәк хәзер. Туган тел һәм әдәбият дәресләре сәгатьләре кыскартылды, туган телдә белем биргән мәктәпләр саны азайды, нәтиҗәдә, үз телендә фикерләүче һәм иҗат итүче балалар бик күпкә кимеде. Бу – милли үзенчәлекне саклау юлында зур проблема булып тора. Киләчәктә әлеге мәсьәләдә кардиналь уңай карарлар булыр дип өметләнеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев