Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бүген эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә

Батырлык, намуслылык һәм тырышлык үрнәге.

Бер атна элек Россия ЭЭМнең Яңа Чишмә районы буенча бүлек начальнигы итеп полиция майоры Александр Митрясов билгеләнгән иде. 

 Аның полициядә хезмәт итү стажы - 15 ел. Хезмәттәшләре өчен ул һәрвакыт үрнәк - батыр, нык, көчле, намуслы һәм тырыш хезмәткәр.  

Полиция хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, Александр Митрясов барлык полиция бүлекчәләренең бердәм эшләве уңай нәтиҗәләргә китерүен билгеләп үткән.

«Бүлекнең шәхси составы бүгенгесе көндә өстенлекле юнәлешләр: җинаятьчелеккә каршы көрәш, җәмәгать тәртибен саклау һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү, гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау буенча яхшы нәтиҗәләргә ирешеп эшләвен дәвам итә.  

Барлык шәхси составка шундый теләкләремне җиткерәсем килә: беркайчан да үз-үзегезгә ышанычны һәм уяулыкны югалтмагыз, хезмәтегез уңышсызлыкларсыз һәм җиңелүләрсез үтсен. Барыгызга да нык сәламәтлек, эшегездә уңышлар, яңа казанышлар һәм, әлбәттә, шәхси иминлек телим.

Штаб хезмәткәре Әлфия Гайфуллина полициядә 22 ел хезмәт итә

Абыйсы - полиция хезмәткәре киңәше буенча юридик техникумны тәмамлаганнан соң, Әлфия Яңа Чишмә полиция бүлегенә эшкә урнаша һәм читтән торып югары белем ала. 11 ел дәвамында штабта эшләгәннән соң, җитәкчелек аны намуслылык, принципиальлек һәм югары җаваплылык кебек сыйфатларга ия булганы өчен балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор вазыйфасына тәкъдим иткән.  

Полиция капитаны званиесендә, ПДН инспекторы балалар, гаиләләр белән профилактик әңгәмәләр үткәргән, белем бирү учреждениеләрендә лекцияләр белән чыгыш ясаган, КДН белән берлектә рейдларга һәм «Балигъ булмаганнар өчен комендант сәгате»н бозучыларны ачыклау буенча үткәрелгән рейдларга да чыккан.  Аның бу эше яшүсмерләр арасында хокук бозуларга юл куймаска, байтак кына гаиләләргә нормаль тормышка кире кайтырга ярдәм иткән.

Бу вазыйфада 5 ел үрнәк хезмәт итү дәверендә ул югары күрсәткечләргә ирешкән һәм күп тапкырлар Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән, ЭЭМнең Мактау грамотасы да бар.

Бүген эчке хезмәт майоры Әлфия Гайфуллина янә штаб эшендә мәшгуль, 20 еллык үрнәк хезмәте өчен узган ел «1 нче дәрәҗә хезмәттәге казанышлары өчен» медале белән бүләкләнгән.

 

Көчле рухлы кеше

Алексей Буйняков полициягә эшкә армиядә 2 ел хезмәт иткәннән соң 2007 елда килә. 14 ел дәвамында ул оператив дежурный ярдәмчесе вазыйфасында хезмәт куя. Эш урыны гына үзгәреп торган: 3 ел Яңа Чишмә полиция бүлегендә эшләгән, аннары 4 ел Чирмешәннекендә һәм 2015 елдан кабат Яңа Чишмә полиция бүлегендә.

2019-2020 елларда Алексей Дагыстанга хезмәткә җибәрелгән, анда тугандаш республиканың хокук саклау органнары белән берлектә төбәктә террорчылык актларын ачыклаганнар һәм булдырмый калганнар.

Бу чор Алексейның әнисе, хатыны - Наталья һәм ике кызы - Алина белән Катерина өчен иң борчулы вакыт булган.

Полиция старшинасы Алексей Буйняков әлеге авыр һәм куркыныч хезмәте өчен Буйнакск хәрби комендатурасы тарафыннан «Төньяк Кавказда хезмәт иткән өчен», «Кавказда контртеррористик операциядә катнашкан өчен», «ЖУКОВ», «Хәрби бердәмлекне ныгыткан өчен», «Георгий крестына 200 ел», «Сугышчан батырлык өчен» медальләре, «Кавказда хезмәт иткән өчен» истәлекле күкрәк билгесе белән бүләкләнгән. Алексей район полиция бүлегендә намуслы һәм җаваплы хезмәте өчен 3 һәм 2 дәрәҗәдәге «Яхшы хезмәт өчен» медальләре белән бүләкләнгән. 

 

Административ законнар сагында

Эчке эшләр органнарында күпчелекнең күзенә күренмәгән эшләр башкаручы хезмәтләр дә бар. Әмма еш кына мондый бүлекчә хезмәткәрләренең яхшы эшләве бүлек эшенә  уңай йогынты ясый.  

Россия ЭЭМнең  Яңа Чишмә районы буенча бүлегендә административ законнарны үтәү юнәлеше инспекторы Лилия Нуруллина инде бишенче ел эшли.

Акбүре мәктәбен тәмамлаганнан соң Лилия Казан социаль - гуманитар техникумына (юриспруденция бүлегенә) укырга керә, аны 2014 елда тәмамлап, Бөтенроссия юстиция дәүләт университетына укырга керә. Дипломны 2018 елда ала һәм шуннан бирле Яңа Чишмә полиция бүлегендә эшли.

Коллегалары аның хакында: яшь булуына карамастан, ул  көчле характерга ия, аны эшкә сәләтлелеге һәм чыдам булуы аерып тора, диләр. Полициянең өлкән лейтенанты Лилия Нуруллина кыенлыкларга беркайчан да зарланмый. Хезмәт вазыйфаларын яхшы башкаруы һәм эшчәнлегендә югары күрсәткечләргә ия булуы өчен полиция бүлеге җитәкчелеге аны Рәхмәт хаты белән бүләкләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев