Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Булачак депутатларга теләкләр һәм таләпләр

Татарстанның барлык районнарында да "Бердәм Россия" мобиль җәмәгать кабул итүләре эшләүләрен дәвам итәләр.

Проект партиянең сайлау алды агитация программасы кысаларында тормышка ашырыла. Активистлар көн саен махсус график буенча Республика шәһәр һәм авылларына чыгалар. "Бердәм Россия"дә, республикадан булачак депутатлар татарстанлылар теләкләре (җыелган) нигезендә Дәүләт Думасында үз эшләрен булдырачаклар, диләр.
2 сентябрьдә мобиль җәмәгать кабул итүе Петропавел Бистәсендә эшләде. Шул авылда яшәүче Павел Соловьев яшь гаиләләр өчен торак төзелеше программасы буенча документларны район архитектура бүлегенә күптән тапшырган булса да, әлегә чаклы аннан җавап юклыгына зарланып алды. Алсу Гарипова исә "Зикеевский" авыл чишмәсен төзекләндергәндә агачтан эшләнгән купель дә кирәклеген әйтте. Калган 19 мөрәҗәгать бер үк темага иде: авыл халкы авыл җирлеген юлларны төзекләндерү буенча республика программасына кертүләрен сорыйлар, бигрәк тә икенче дәрәҗәдәге юлларга һәм тыкрыкларга вак таш җәяргә. ФАП мөдире юл өзеклегендә чакырулар буенча йөрүләр кыен булуы һәм "Ашыгыч ярдәм" авыру кешенең өе янына килә алмавы турында сөйләде.
"Бердәм Россия" партиясе ТРБ җәмәгать кабул итүе белгече Ландыш Лотфуллина петропавеллыларның барлык сорауларын,булачак депутатларга тапшыру өчен, язып барды.
Сәгать 1 дән 3 кә кадәр мобиль җәмәгать кабул итүе Черемухово Бистәсендә эшләде. Гражданнарны "Бердәм Россия" партиясе ТРБ җәмәгать кабул итүе җитәкчесе Татьяна Воропаева үзе кабул итте. Кабул итүгә Бистәдә яшәүче Михаил Савельевның хатыны мөрәҗәгать итте. Аның иренә инсульт булган, хәзер аңа биотуалет һәм "ходунки" кирәк. Социаль иминият бүлегендә аларны бирмәгәннәр, гәрчә биотуалет алуга чиратта торса да. Татьяна Воропаева шунда ук Казанга шалтыратты, мәсьәлә уңай хәл ителәчәк. Болардан тыш, Татьяна Васильевна аның ирен Яр Чаллыдагы тернәкләндерү үзәгенә дәвалануга урнаштыру турында да сөйләшергә вәгъдә итте. 87 яшьлек Данилов Сергей Игнатьевич авыл юлларын төзекләндерү өчен матди ярдәм күрсәткәне өчен ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт сүзләрен җиткерүне үтенде. Татьяна Воропаева үтенечне үтәргә вәгъдә итте. Бабай шулай ук почтадагы компьютерны алыштырырга кирәк дип саный, чөнки искесе ватылган һәм кешеләр хәзер чиратта тора. Сергей Игнатьевич мобиль җәмәгать кабул итүләрдән файдалану бик уңайлы булуын билгеләп үтте, чөнки булачак депутатларга теләкләр һәм таләпләрне (наказларны) өйдән генә дә бирергә мөмкин. Соңыннан ул "Бердәм Россия" партисенә сайлауларда уңышлар теләде.
Икенче кеше - Любовь Беспалова 2 төркем инвалидка мунча төзүдә ярдәм сорады. Светлана Корневага (ул балалар бакчасында балалар мәйданчыгын төзекләндерү нисбәтеннән мөрәҗәгать итте) Татьяна Воропаева АҖ һәм район территориясендә эшләп килгән нефть оешмаларына хат белән мөрәҗәгать итәргә киңәш бирде. Валентина Данилова Чистай һәм Казанга йөрүче автобус рейсларының Черемухово Бистәсенә кереп чыгуларын оештыруны үтенде.
Татьяна Воропаева барлык сорауларны да контрольгә алды, җәмәгать кабул итүенә халыкның битараф булмавын, дустанә мөнәсәбәт булуын искәрде, кабул итүне тиешле дәрәҗәдә оештырган өчен рәхмәт белдерде.
Халыкка уңайлы булсын өчен мобиль җәмәгать кабул итүе ике авылда да авыл уртасында клуб янында эшләде, шунда ук пикет та булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев