Чаллы башы авылында Гайфетдинова Хафизә Гельметдин кызына бүген 95 яшь тулды
Чаллы Башы авылында туып-үскән, гомер кичергән, бүгенге көндә кызлары Хашия һәм Әлфия гаиләсе тәрбиясендә яшәүче, сугыш чоры баласы, тыл ветераны Гайфетдинова Хафизә Гельметдин кызына бүген,9 март көнне 95 яшь тулды.
Кояш кебек нурлы юбилярны күркәм бәйрәме белән Шахмай авылы җирлеге башлыгы Наилә Илалова һәм мәдәният хезмәткәрләре котлады.
Әле дә яшәүнең тәмен белеп яшәгән әбекәйгә сокланырлык. Йөзендә һәрвакыт елмаю аның. Без балачактагы шаярту хисе әледә сакланган, барысыда хәтерендә.
Хафизә әбинеңдә үсмер вакытлары бик авыр вакытларга туры килгән. Ул чор кешеләре барысы да тормышның авыр, михнәтле чорын күргән буын һәм инде бик күпләргә гыйбрәт итеп сөйләрлек үткәннәре бар. Сугыш чоры баласы буларак, яшьтәшләре кебек ул да хезмәт юлын колхозда эшләп башлый.15 яшеннән урман кисәргә йөри, ат җигеп фермада төрле эшләрдә эшли, тавыклар фермасында эшли, чебешләр үстерә...
«Аллаһы Тәгалә кушкан булса, мин сезне 9 май бәйрәмендә көтәм әле,» — дип, юбиляр аларны җылы сүзләр белән озатып калган. Шулай ук, бүгенге көненнән бик канәгать Хафизә әби. Ул балаларын, кияүләрен һәм оныкларын яратып, рәхмәтләрен җиткереп сөйли.
Хөрмәтле юбилярга киләчәктә дә сау-сәламәт булып, якыннары, балаларының кадер-хөрмәтен тоеп бәхетле, бәрәкәтле, куанычлы гомер кичерергә насыйп булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев