Чаллы Башы авылында кайнар нокталарда булган егетләр белән очрашу булды
Чаллы Башы авыл мәдәният йортында бүгенге көндә махсус хәрби операциядә булучы Раузетдинов Ришат, махсус билгеләнештәге полиция отрядында эшләүче Сәлахов Илшат һәм волонтер Вафин Алмаз белән очрашу оештырылды.
Егетләрнең сөйләшер сүзләре уртак иде, ник дигәндә, Ришат - 1998-2000 елларда, Илшат - 1999-2000 елларда, Алмаз 1995 елда Чечняда барган сугышта катнаша. Яшь кенә булсалар да, егетләргә күпне күрергә, күпне кичерергә туры килә.
Авылдаш егетләр белән очрашу теләге һәм идеясе СВОдан ялга кайткан Ришат Раузетдиновныкы, мәдәният йорты директоры И.Дәүләтшина аны хуплап каршы алган. Волонтер Вафин А. авылдаш егетләр өчен махсус төркем ачкан булган, алар даими аралашып, кирәк вакытта ярдәм итешеп торалар. Ә бу очрашуда алар балачак һәм яшьлек җырларын җырлап, төрле истәлекләр бүлешкән. Егетләрнең яшь буынга әйтер сүзләре күп. Тыныч, имин тормышның кадерен алар аеруча да яхшы белә. Ә инде тагын бер атнадан СВОга китәчәк Ришатка һәммәсе дә исән-имин әйләнеп кайтуын, тагын бергәләшеп очрашырга насыйп булуын телиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев