Сабантуйга «Сөлге җыю» йоласы борынгы заманнардан безнең көннәргә кадәр килеп җиткән.
Нинди генә, илдә үзгәрешләр булса да, әлеге йолабыз онытылмый.
Быел да, Чертуш авылы мәдәнияте хезмәткәрләре, китапханәче,"Хатирә "фольклор төркеме, яшьләр, балалар һәр йортка кереп, Сабантуйга чакырып, сөлге, бүләкләр җыйдылар. Авылдашлар да аларны якты йөз, бүләкләре белән каршы алдылар. Капка төпләрендә, җырлап-биеп күңел ачтылар.
Яшәсен Авылым Сабан туелары!
Нет комментариев