Чертуш мәдәният хезмәткәрләре картлар йортында Нәүрүз бәйрәмен үткәрде
«Яңа Чишмәдәге картлар йортына - Яз - Нәүрүзне китердек! » - дип хәбәр итә безгә Чертуш мәдәният йорты директоры Рәмзия Мусина.
"Изге Рамазан аенда игелекле гамәлләр кылу -һәркемнең изге бурычы. Чертуш авылы мәдәният хезмәткәрләре, китапханәче, "Хатирә" фольклор төркеме белән традиция буенча картлар йортында Нәүрүз бәйрәме үткәрдек. Кучтәнәчкә тәмле ризыклар әзерләдек.
Бәйрәмдә, "Хатирә" фольклор төркеменең матур җырлары, биюләре булды. Бәйрәмгә кунак булып әкият геройлары - Шүрәле белән Убырлы да килгән иде. Алар Нәүрүзбикәне эзләп таптылар. Кыш бабай, Яз кызы Нәүрүзгә юл бирде. Безнең белән әбиләр дә рәхәтләнеп биеде, кушылып җырладылар. Күңелләре булды! Исән-сау, булсыннар!"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев