Чаллы Башы авылында яшәүче Нәзирә Ибраһимова - дүрт бала әнисе
Ире вафат булган вакытта олы кызлары Илзирә белән Резедә студент, улы Айратка - 14, кече улы Ниязга нибары ике яшь ярым гына була.
Тормыш мәшәкатьләренә үрелгән вакыт сизелмичә дә үтеп киткән. Шуннан бирле 10 ел узган. Балалар өчен әни дә, әти дә булып калган Нәзирә кызларын югары уку йортларында укытып, туйлар ясап, кияүгә биргән. Бу елның май аенда өлкән улы да өйләнгән (ул КФУны тәмамлаган), ә кечкенәсе 6 сыйныфта укый.
Кызлары шәһәрдә яши, әниләренә оныклар - ике малай һәм бер кыз бүләк иткәннәр. Нәзирә ханымның тормышында күңелле вакыйгалар да күп булган һәм монда, әлбәттә, аның үзенең дә өлеше зур.
Нәзирә балаларының мөстәкыйль булып үсүләре турында сөйләде. Ире вафатыннан соң, ул хастаханәләрдә ятып, тезенә берничә операция кичерә. Шул вакытта уллары өйдә икәү генә калып торалар. 14 яшьлек Айрат терлекләрне карый, сыер сава, өйдә ашарга пешерә, энесен балалар бакчасына йөртә. Апалары да алар янына килеп тора, кыскасы, малайларның барысы да тәртиптә була. Әниләре, әлбәттә, терелә. «Улларым минем ышанычлы егетләр, алар өчен борчыласы юк», - ди ул. Мәсәлән, Айрат әнисенә ярдәм итү өчен җәй көннәрендә көтүче, ә өлкән сыйныфларда, студент чагында - комбайнчы булып эшләгән.
Нәзирә күп вакытын гаиләсенә багышлый һәм кайгыртучан әни буларак, төрле тәмтомнар әзерли. Бик тәмле мантый, чәк-чәк, вак бәлешләр һәм башка ризыклар пешерә. Әни булган йортта һәрвакыт тәмле ризык исе килеп тора бит ул.
Шуңа күрә, Нәзирә өйдә яшәүчеләрне сөендерер өчен вакытын кызганмый. Кече улы аны кочаклап: «Әни, шулчаклы тәмле булды, рәхмәт!» дисә – бу инде аның өчен иң зур сөенеч. Олы улы белән килене әлегә алар белән яши, иртәдән кичкә кадәр алар Яңа Чишмәдә - эштә. Шуңа, әнисенең төп ярдәмчесе - Нияз. Ул әнисенә бик теләп булыша: идәннәрне, савыт-сабаларны юа, гөлләргә су сибә, келәмнәрнең тузанын суырта, җәен бакчада эшли... «Ул мине эшкә озатып йөри һәм каршы ала, һәрвакыт мине кайгырта», - ди Нәзирә улы турында.
Нәзирә башка ризыклардан тыш, тортларны да яратып пешерә. Авылдашлары аңа, тантаналы очракларга туры китереп, заказ бирәләр.
Аның пешергән тортлары табын бизәге булуын Инстаграм битенә карап та аңлыйсың.
Ул туган авылының балалар бакчасында 32 нче ел тәрбияче булып эшләп, холкы буеча чын педагог булса да, кайчагында кондитер булмавына үкенеп тә куя икән. Ул тортларны акча эшләр өчен түгел, ә күңел рәхәте өчен пешерә. «Авылдашлар сорый, ә аларның үтенечен кире кагу уңайсыз - ярдәм итәсем килә»,- ди ул. Чираттагы кондитер шедевры өстендә эшләгәндә, Нәзирә ханым һәрвакыт «заказ бирүчегә торт ошармы икән»,- дип борчыла. Әмма, кагыйдә буларак, аның хезмәт нәтиҗәсе барысын да таң калдыра.
Әлбәттә, чын әни тәмле ризык пешерә белүдән тыш, балаларына җылы әйберләр бәйли яки үзенчәлекле уенчыклар ясый һәм аларга киемнәр дә тегә белә. Элек Нәзирә боларның барысын да әни буларак эшләгән, ә хәзер балалар бакчасы тәрбиячесе һәм инде әби буларак та эшли. Оныкларына матур күлмәкләр, комбинезоннар, башлыклар, бияләйләр бәйли. Кызлары рәсем ясау сәләтенә ия булсалар да (бигрәк тә Резедә), барыбер һәрчак: «Күпме фантазия синдә, әни, ә иң мөһиме - син сабыр!» диләр.
Яхшы әни булу сәләте, мөгаен, әти-әни гаиләсеннән киләдер.
Андагы гадәтләрнең барысы да үз гаиләңә күчә. Тәмле ризыклар әзерләргә Нәзирә әнисеннән өйрәнгән, кул эшләнмәләрен яратып эшләргә бердәнбер оныгына әбисе өйрәткән. Нәкъ менә аның кулы астында Нәзирә җеп эрләргә өйрәнә һәм беренче оекбашларын бәйли. «Балачакта мин үзем дә күбрәк әбием янында торырга ярата идем, хәзер исә оныкларым минем янда күбрәк була», - ди ул.
Кияүгә чыккач, каенанасы аны үз кызы кебек кабул итә. Ире Марат аларның гел бергә булуларына карап, бераз көнләшеп тә куя торган булган. «Тагын пышылдашасызмы?», - дип шаярткан ул. Ә бервакыт почтадан «Казанга телевизион тапшыруда төшәргә чакырабыз» дигән хат килгән. Барысы да бик гаҗәпләнгән. Нәзирә ханымның каенанасы шунда серле генә елмаеп куйган. Ул «Сөембикә» журналына килене белән үзенең җылы мөнәсәбәтләре һәм аларның тату гаиләсе турында «Каенана һәм килен» дигән мәкалә язып җибәргән икән. Материал журналда бастырылган, ә аннан соң каенанасы белән Нәзирәне телетапшыруга чакырганнар. Каенанасы Нәзирәгә: «Син бар, ә мин оныклар белән калырмын», - дигән.
Маратның әти-әнисенең якты дөньяны калдырып китүләренә инде 13 ел, дүрт ел элек Нәзирәнең әтисе һәм әнисе дә бакыйлыкка күчкән, хәзер инде Нәзирә үзе «зур» әни. Ул да киленен үз кызы кебек якын итә.
«Әни йомшак күңелле һәм олы йөрәкле, ягымлы һәм сабыр булырга тиеш», - ди ул. Үзенең балалары, оныклары, эшендә аны көтеп алучы сабыйлар белән дә Нәзирә апа нәкъ менә шундый булырга тырыша. Шуңадыр мөгаен, аны барысы да тыңлый. «Ачулана белмим», - ди ул үзе турында. Тормышка да үпкәсе юк аның. Гомер юлы шатлыклардан гына тормаган булса да, тормыш аңа үзе теләгәннең барысын да биргән диярлек.
Саубуллашканда (әңгәмәбез аның эш урынында - балалар бакчасында булды): «Нәзирә апагызны ничек яратасыз?» дигән идем. Балаларның барысы да шунда ук аны кочаклап алдылар, димәк ул шушы балалар өчен тәрбияче генә түгел, ә икенче әни дә була алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев