Бистәнең хәзерге кешеләре эшчәнлеге борынгы бабалары хезмәтеннән бераз аерыла.
Хәзерге заманда авыл халкы ничек яши?
1957 елны оешкан "Черемуховский" совхозының үз МТС, 21 мең гектар сөрү җире, кирпеч заводы, витаминлы он җитештерү агрегаты була. 1970 елны "Черемуховский"дан "Шешминский" һәм "Закамский" совхозлары аерылып чыга. Аннан совхоз "Черемуховский" АХПК итеп үзгәртелә, ул да итчелек-сөтчелек - игенчелек юнәлешендә эш алып бара, 1500 баш мөгезле эре терлек, меңләгән баш дуңгыз тота. Биредә 170 кеше хезмәт куя.
2007 елны Черемухово авыл җирлегенә эре инвестор - "Кулон" Агрофирмасы" ҖЧҖ килә, ул эшкә яраклы халыкның күпчелек өлешен эш белән тәэмин итә.
Шулай да Черемухово Бистәсендә 70нче елларда 1800 кеше яшәгән булса, яңа гасыр башына шуның яртысы гына калган.
Төп эшләреннән тыш, черемуховолылар терлек-туар асрыйлар: 270 йортта (130-ында пенсионерлар яши) 325 баш МЭТ (шул исәптән 112 баш сыер), 372 баш - дуңгыз, 156 баш сарык, кош-корт асрыйлар, умарта тоталар. Әйтик, Виктор Муратов хуҗалыгында 26 баш яшь терлек, 8 баш сыер булса, Николай Савельев 10 баш сыер, 5 баш бозау асрый. Ишле гаилә башлыгы Григорий Овчинников үз хуҗалыгында 2 баш сыер, яшь терлекләр, дуңгызлар асраса, тагын 14 хуҗалыкта 2-3әр баш сыер тоталар. Авылда кайберәүләр умартачылык белән шөгыльләнә: әтиле-уллы Морозовларның 150 баш умартасы бар. Балык фермасы ачу ниятләре бар. Эшмәкәр Сергей Талаев бина сатып алган инде, хәзер мәрсин балыгы (осетр) үрчетү өчен җиһаз сатып алу белән мәшгуль.
Черемуховолылар сәүдә белән дә шөгыльләнәләр: авыл территориясендә 4 шәхси сәүдә ноктасы бар. Кибетләрнең берсендә, мәсәлән, башкаларында булмаган товарлар сатыла, һәм бу - сувенирлар. Кибет хуҗабикәсе Таисия Реброва 15 ел элек чит кеше җитештергән товарларны саткан һәм ике ел элек кул эшенә тотынган. Үз куллары белән ясаган матур әйберләр - сувенирлар кешеләрне кызыксындырганны күргәч мавыгып китә һәм мавыгуы үзенә табыш та китерә. Улы Викторның да үз кәсебе бар, ул үз куллары белән өстәл-урындыклар ясый, аларны да бик теләп алалар.
Бу авылда тагын бер кул эшләре остасы бар - Мария Ивановна Козловага 75 яшь, ул бәйләү белән мавыга һәм шөгыле үзенә файда китерә.
Тамак тук булу гына җитми
Черемухово Бистәсендә яшәгән беренче халык динсез яшәүне күз алдына да китерә алмый. 1867 елны ук биредә агачтан Крестовоздвижение чиркәве төзелә, ярты гасырдан соң аны кирпечтән төзиләр, иске агач бинаны да саклап калалар. Узган гасырның 30нчы елларында алар икесе дә сүтелә. Халыкка җанын дәвалар урын калмый, шунлыктан күпләре фани гәүдә турында кайгыртмый башлыйлар. Үлем-китем туган сабыйлар саныннан артып китә. Балалар авыру булып туа, күбесе үлә дә.
2011 елдан меценат, "Кулон" ЯАҖ генераль директоры Альберт Фәхретдинов акчасына Черемухово Бистәсендә чиркәү бинасы торгызыла. Бу вакыйга өлкәннәр өчен генә түгел, яшьләр өчен дә бик мөһим, истәлекле. Өлкән поп булып Илья Головкин хезмәт итә, ул менә ниләр сөйли:
- Көн дә чиркәүгә йөрүчеләр күп түгел, нигездә өлкәннәр йөри, тик православие бәйрәмнәрендә биредә бик күп яшьләр җыела. Шәһәрләрдә, күрше авылларда яшәүчеләр дә килә. Соңгы юлга озатабыз, чукындырабыз, изгеләндерәбез, никахлаштырабыз. Хатын-кызлар гына түгел (еш кына шул күзәтелә ич), ир-атлар да чиркәүгә килеп вафат булган якыннары рухына дога кылалар, исәннәре өчен Аллаһтан сәламәтлек сорыйлар.
- Ни гаҗәп, Бистә халкы сәламәтлеген дә күбрәк кайгырта башлады, - дип сөйли ФАП мөдире Наталья Белоглазова. - Ир-атларның күбесе тәмәке тартуны ташлады, "баш алып " эчүчеләр дә хәзер юк, бу сөенечле хәл. Гомумән, соңгы өч елда халык белән эшләү җиңеләйде. Чакыруга ук флюорографиягә, диспансеризация узарга киләләр. Ташламалардан файдаланучыларның күбесе соцпакет сайлый. Шундый 60 кешенең 31-е бушлай дарулар ала, аларны китереп тә бирәбез. Кинәттән үлү очраклары азая.
ФАП "Каенкай" балалар бакчасы белән бер бинада урнашкан, киләсе елга Бистәдә яңа модульле ФАП төзеләчәк, бушаган бинада бакча балалары гына калырдыр, мөгаен. "Каенкай"га 28 бала йөри, 10нан артык бала әлегә өйдә генә тора.
- Әлегә аларның әти- әниләреннән урын сорап язган гаризалар кермәде, керсә дә, әлегә урыннар юк, - ди бакча мөдире Елена Корнева, - бинаны зурайтырга телибез (өметләнәбез). Юкка гына: "Иң яхшысы - балаларга" дигән девиз астында яшәмибез бит.
Мәгариф
Черемухово Бистәсендә төзелгән яңа мәктәп әлеге балаларны үзенә кабул итүне көтә. Әлегә анда 71 укучы укый, шулардан дүртесе - беренче сыйныфлар. Киләсе уку елында да беренче сыйныфка дүрт бала керәчәк, ә мәктәпне алты укучы тәмамлаячак. Мәктәптә югары категорияле 3 педагог һәм I категориягә ия 12 укытучы эшли. "Татарстан Республикасы ел укытучысы - 2016", "Учитель здоровья России - 2015", "Сыйныф җитәкчесе - 2016", " Ел остазы - 2016" дип исемләнгән һөнәри осталык конкурсларында алар районда иң яхшылары булдылар. Шундый укытучылар белем биргәнгә, укучылар да алдынгы урыннарны алалар, яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. Аларның рус теле, татар теле, инглиз теле, физика һәм математика фәннәре буенча олимпиада һәм конкурсларда яхшы нәтиҗәләргә ирешүләре нәкъ менә шул турыда сөйли. Мәктәп педагогларын БДИ нәтиҗәләре дә сөендерә, бигрәк тә рус теле буенча.
ФАП фельдшеры Татьяна Зубатова балаларның күпләп тууыннан бик канәгать.
-Быел ике бала якты дөньяга килде, озакламый тагын дүрт бәби туарга тора. Бер ана гаиләдә дүртенче баласы тууын көтә, икесе - икенче, ә берәү - беренче баласын. Барлык гаиләләр дә авылдашыбыз - күп бала анасы Анна Алексеевна Корневадан үрнәк алса иде. Ул 11 бала тәрбияләп үстерде, бишесе авылда яши.
Нет комментариев