Узган гомер юлларын искә алып...
Гомәр аганың авыр балачагы турында аның гаиләсендә балалары,оныклары, оныкчыклары яхшы белә. Гаиләсенең тарихы туганлык элемтәләрен, гаилә традицияләрен һәм кыйммәтләрен саклау үрнәге булып тора. Бер-берсенең, гаиләнең кадерен белү - үз Ватаның кебек, иң кадерле нәрсә. Боларның барысына да аңа кечкенәдән үк тормыш үзе өйрәткән.
Ул гаиләдә бишенче бала - иң кечкенәсе була. Әтисен хәтерләми, ул авырудан, Гомәр агага нибары 3 яшь булганда вафат була. 10 яшькә кадәр ул мәктәптә укыган һәм булдыра алганча, хуҗалык буенча үзенең авыру әнисенә ярдәм иткән. Әмма 1944 елда ул да вафат була. Өлкән абыйсын ул вакытта фронтка алганнар һәм, әгәр дә аның өлкәнрәк апалары булмаган булса, ул балалар йортында яшәгән булыр иде. Тик мәктәптә уку шуның белән тәмамлана һәм аны колхозга алалар: үгезләр белән юл төзелешенә таш ташыган. Бу эшләр көн яктыра башлагач, караңгыга кадәр дәвам иткән. Яңгыр да, җил дә бу эшне туктата алмаган, ә малайларның берәрсе салкын тиюдән, авырып китеп эшкә чыкмаса, бригадир шунда ук алар артыннан килгән һәм нык итеп ачуланган. Кем әйтмешли, халык хәлдән тайганчы эшләгән.
1952 елда аны армиягә озатканнар, 3 ел Камчатка краенда хезмәт иткән, ә өйгә кайтыр урын булмый: туган йорты юк. Шуңа күрә ул Чистайда яшәгән өлкән абыйсы гаиләсендә тукталган. Төзелеш оешмасына эшкә урнаша, чөнки бу белгечлек буенча эшне азмы-күпме белгән, ул кайбер эшләргә иптәшләреннән өйрәнгән. Ике елдан соң ул менә дигән балта остасы була.
1957 елда туган авыл Чертушка кайта, анда 19 яшьлек кыз - Наилә белән таныша, алар өйләнешәләр һәм ул аны үзе белән Чистайга алып китә. Гаилә хакына, булачак балалары һәм үз йортын булдыру өчен ул теләсә нинди төзелеш эшенә алына. Наилә дә эшләгән һәм хуҗалык белән оста идарә иткән, өч елдан соң алар акча туплап туган авылы Чертуштан, иске булса да, үзләренә йорт сатып алалар. Туган ягына өч яшьлек улы белән кайтканнар. Икесе дә колхозга эшкә урнашалар, терлекчелектә эшлиләр, әмма балта эшен ташламый, 1963 елда алар үзләренә яңа иркен йорт салалар, анда биш балалары - Флюр, Гөлсинә, Нәкыя, Наҗия һәм Ильяс үсә.
1986 елда кирпеч йорт төзиләр. Моңа аларның гаиләсендә бер кызыклы вакыйга сәбәпче булган, бу хакта Гомәр аганың улы Ильяс сөйләп үтте.
"Ул елларда күп кенә авылдашлар гаиләләре белән төрле шәһәрләргә киттеләр, бездә дә шундый мөмкинлек туды. Чөнки өлкәнрәкләребез Яр Чаллыда яши һәм эшли иде. Без дә алар янына күчәргә булдык. Әтигә эш тә тәкъдим иттеләр, хәтта фатирга ордер да бирделәр, без әти белән икәү аны алырга да бардык. Чемоданнарны җыйдык, ә китәр өчен документларны алырга вакыт җиткәч, безгә аларны бирмәделәр. Ул вакытта мондый нәрсә бар иде шул. Чемоданнарны бушатырга туры килде. Берзаман, ничектер безнең йорт янына йөк машинасы килеп туктады һәм кирпеч бушата башлады. "Нигә бушатасың? Без заказ бирмәдек", - дип сорады әти, ә шофер: "Миңа әйттеләр, мин китердем", - дип җавап бирде. Әти конторага китте, ә анда: "Сиңа ул, сиңа Гомәр Кашапович, кирпеч йорт төзү өчен", - дигәннәр.
Мондый бүләктән кем баш тарта соң? Менә шулай итеп Чертуш авылында 1986 елда беренче кирпеч йорт калкып чыга. Бу йортка Гаризовлар үзләре белән бөтен гаилә кыйммәтләрен - гореф-гадәтләрен, күңел җылысын, игелеклелек һәм кунакчыллык сыйфатларын "алып киләләр". Ә шәһәр балалары исә бирегә үзләренең балалары белән кунакка кайткан.
Хәзер ул йорт бинасы Гаризовлар гаиләсенә ярдәмче буларак хезмәт итә. Ә 2004 елдан бирле янәшә генә кече улы Ильяс белән берлектә төзелгән яңа бина балкып тора. Анда Гомәр Кашап улының оныклары - Ринас һәм Илназ үскән.
"Малайлар бабайның тезләрендә һәм әбинең тәмле ризыкларын ашап үстеләр. Яшь чакларда без ял көннәрендә кечкенә балаларны аларга калдырып, шәһәргә еш бара идек, әти-әниебез аларны ашату гына түгел, күп нәрсәләргә өйрәтәчәкләрен төгәл белә идек, - дип сөйли Ильяс. - Һәм шулай булды да: үсә төшкәч малайлар бабасының балта эшен аеруча кызыксынып күзәттеләр, өйрәнделәр, ә урамда салкын яки яңгырлы көннәрдә әбиләренә кухняда "булыштылар". Нәтиҗәдә, берсе - төзүче, икенчесе - кондитер булды. Һәм, күрәсең, үз эшләрен бик яраталар".
1997 елда Гаризовларның кече улы Ильяс Яр Чаллыда эшләгәндә, Лариса исемле кыз белән таныша. Тиздән ул аны әти-әнисе белән таныштырырга алып кайта. Ильясның әти-әнисенә дә кыз бик ошый. Алар аны шунда ук кабул итәләр һәм берничә көннән соң аларга никах укыталар. Шәһәргә алар ир һәм хатын булып кайталр. Озак та үтми туй да уздыралар һәм Чертуш авылына яшәргә кайталар. Менә 25 ел инде олы һәм кече Гаризовлар бер гаилә булып яшиләр.
Өлкән балалар Флюр һәм Гөлсинә Яр Чаллыда, Нәкыя - Зәйдә, Наҗия - Казанда яши. Барысының да гаиләләре нык, балалары һәм оныклары белән алар әти-әни йортында еш кунак. Ә бәйрәм көннәрендә өлкән Гаризовлар 12 онык һәм 14 оныкчыктан котлаулар кабул итүдән һич кенә дә арымыйлар.
Бүген юбилярның тормышындагы тагын бер хәлне искә алып үтик әле. 1996 елда Чертуш авылында җирле мәчет ачыла һәм эшли башлый. Мәчетне оештыручылар, аның инициаторлары һәм төзүчеләре җирле халык - Рәфәгать Абдуллин, Вәли Әхмәтвәлиев, Рәис Хәсәнов, Сәгыйт Ситдыйков, Сәмигулла Хәлиуллин, һәм, әлбәттә Гомәр Гаризовлар була.
Бүген Гомәр ага Гаризов үзенең олы юбилеен ватаны, авылдашлары, туганнары һәм, иң мөһиме - Ходай каршында үзе башкарган эшләрдән канәгатьләнү хисләре белән каршылый.
Нет комментариев