«Бөтендөнья Татар конгрессы үткәргән «Солдат альбомы» Россиякүләм бәйгесендә, Чертуш авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Без тарихта эзлебез» клуб берләшмәсе әгъзасы Чулпан Мусина 1 нче дәрәҗә диплом һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.
Бу бәйгедә Россиянең төрле регионнарыннан 425тән артык кеше катнашкан»,- дип хәбәр итте редакциягә Чертуш АМЙ мөдире Рәмзия Мусина.
Бүләкләү тантанасы Казанда булып үткән. Җиңүчеләрне ТНВ каналы тапшыруында да төшергәннәр.

Нет комментариев