Чуаш Чабаксары мәктәбендә Чуаш теле көнен билгеләп үткәннәр
Җәмгыять

Чуаш Чабаксары мәктәбендә Чуаш теле көнен билгеләп үткәннәр

Әлеге бәйрәм ел саен 25 апрельдә, танылган чуаш мәгърифәтчесе һәм мәдәният эшлеклесе И.Я. Яковлевның туган көнендә билгеләп үтелә.

Бу көнне Чуаш Чабаксары авылы мәктәбендә чуаш телендә «Эпир-чаваш йахенчен» («Мы из чувашского рода») дип исемләнгән чара узган. Чуаш теле укытучысы Марина Петрова балалар белән «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» викторинасын үткәргән һәм алар шулай ук чуаш телендә җырлар тыңлаганнар. Соңыннан чарага йомгак ясалган.


Нет комментариев