Җәмгыять

Чыршы бәйрәмендә

Якшәмбе, 25 декабрьдә, безнең районнан сәләтле 16 бала Татарстан Президенты Р.Н. Миңнеханов катнашында республика чыршы бәйрәмендә катнашачак.

Бәйрәмгә уку отличниклары, республика олимпиадаларында, конкурсларда, ярышларда һәм техник иҗат фестивальләрендә җиңүчеләр һәм призлы урыннар яулаган балалар чакырылган. Алар арасында Яңа Чишмә гимназиясеннән 6 укучы, Зирекле лицееннан - 3, Яңа Чишмә урта мәктәбеннән - 2, Екатерина, Черемухово, Петропавел Бистәләре, Чаллы Башы авылы мәктәпләреннән һәм БСМдән берәр укучы бар. Активистлар арасында гимназиянең 11 сыйныф укучысы, ТР-да бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил ярдәмчесе Регина Мотыйгуллина да бар.Делегацияне Зирекле лицее директоры урынбасары Фәния Зарипова җитәкли.

Нет комментариев