Чирек гасыр газ хезмәтендә
Җәмгыять

Чирек гасыр газ хезмәтендә

Слесарь - обходчик Иван Лосевны җитәкчелек үз эшенең остасы дип атый.

Иван Михайлович райгаз хезмәтенә килгәнче, төрле юллар уза, әйтик, башта Чистай совхоз-техникумында 4 ел уку, хәрби-диңгез флотында хезмәт итү (3 ел), колхозда 12 ел эшләү: колхоз гаражы мөдире, комплекслы бригада бригадиры ярдәмчесе, хуҗалыкның газ җиһазлары өчен җаваплы кеше була.
Ул газ хезмәтенә слесарь - обходчик (караучы) булып 1997 елда килә. Һәм менә 25 ел инде үзенең һөнәри бәйрәмен газчылар коллективында каршылый.
- Газчыларның эше - үзенчәлекле, ул техник мәсьәләләрне хәл итүдә һәм куркынычсызлыкны тәэмин итүдә профессиональлек, зур җаваплылык таләп итә, - ди үз эше турында Иван Лосев. - Слесарь - обходчик участокта газ белән тәэмин итү системаларының торышын тикшереп кенә калмый, территорияне чүп үләннәреннән чистартып, газ җиһазларын буяу эшләрен дә башкара.
Шуңа күрә һәркем мондый җаваплылыкка түзә алмый. Мәсәлән, мин эшләгән еллар дәверендә минем белән эшләүче берничә кеше алышынды инде. Хәзер без Татьяна Ситникова белән эшлибез, ул бик тырыш хезмәткәр. Эш авыр, аеруча хатын - кызлар өчен, ләкин ул беркайчан да зарланмый, - ди Иван аның турында хөрмәт белән.
Иван Лосев үзе дә абруйлы хезмәткәр. Коллективта аны профессиональлеге өчен хөрмәт итәләр.  Аның турында авылдашлары да яхшы фикердә: «Беркайчан да чит кеше кайгысын читләтеп үтми, менә дигән гаилә башлыгы һәм үз йортының хуҗасы».
Лаеклы ялга кадәр Иванга тагын ике ел эшләргә кирәк әле, ә ул, хезмәт өлкәсендә үз миссиямне үтәдем, дип кыю рәвештә әйтә ала. Ул Ватан алдындагы хәрби бурычын да, ата-аналарны тәрбияләп карау бурычын да үтәгән кеше.
Ул хезмәт сөючән һәм дингә нык ышанучан гаиләдә тәрбияләнә, анда һәрвакыт әти-әниләрне хөрмәт итәләр һәм бер-берсен кайгыртып яшиләр. Иванга 16 яшь тулгач, әтисе фаҗигале төстә вафат булган.  Матди мәшәкатьләр өлкән абыйлары җилкәсенә төшкән, ә Иван укып бетергәч һәм армиядә хезмәт иткәч, әнисе һәм балигъ булмаган игезәкләр - Сергей һәм Тоняны кайгырту чираты аңа җиткән. 
- Аларны тормышта тулысынча урнаштырмыйча, өйләнү турында уйламадым да. 34 яшемдә генә өйләндем. Наталья белән 27 ел яшәдек, ә күптән түгел ул каты авырады һәм кызым белән икебезне калдырып, вафат булды. Надеждага инде 26 яшь, ләкин минем өчен ул һәрвакыт яраткан кечкенә кызым, тормышымның шатлыгы булып тора. Шулай инде, балалар хакына эшлибез дә, яшибез дә, - ди Иван Лосев.


Нет комментариев