Җәмгыять

Дәүләт автоинспекциясе «Бала-төп пассажир!» профилактик чара үткәрә

Татарстанда пассажир - балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре саны артты.

2020 елның 2 аенда Татарстан Республикасында балалар катнашында 59 юл-транспорт һәлакәте булып, аларда өч бала һәлак булган һәм 65 кеше тән җәрәхәте алган.
2020 елның 19 мартыннан 31енә кадәр, язгы каникуллар чорында, Татарстан Республикасы территориясендә Дәүләт автомобиль инспекциясе балалар юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү буенча “Бала-төп пассажир!” дип аталган чаралар комплексы үткәрә.
Юл-патруль хезмәте нарядлары автомобильләрдә яшь пассажирларны йөртү белән бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларга юл куймауга юнәлдерелгән.
Дәүләт автоинспекциясендә пассажир - балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре саны арту аеруча борчу тудыра. Агымдагы елда шундый 35 һәлакәт булып, аларда өч бала һәлак булган һәм 40ы имгәнгән (2019 елның 2 аенда 23 ЮТҺ булып, аларда 2 бала һәлак булган һәм 15е имгәнгән).

 


Нет комментариев