Россия Пенсия фонды дәүләт ана капиталы акчаларын максатчан файдалануны контрольдә тота, дип искәртә.
Ана капиталын кулга “төшерүнең” теләсә нинди схемалары законсыз санала һәм хокук саклау органнары тарафыннан чикләнә. Әгәр сертификат хуҗасы ана капиталы акчаларын максатсыз файдалану схемаларында катнашырга ризалашса, ул хокукка каршы акт ясауга бара һәм җинаять кылуда катнашучы дип танылырга мөмкин.
Гариза бирүчеләр тәкъдим иткән мәгълүматларның дөреслеген тикшерү максатыннан, Россия Пенсия фонды органнары һәр кабул ителгән гариза буенча шәхескә карата аңлы җинаять кылу фактлары турында хокук саклау органнарына мөрәҗәгатьләр җибәрү юлы белән тикшерү үткәрә. Моннан тыш, ата-ана хокукыннан мәхрүм итү, ата-ана хокукларын чикләү, уллыкка-кызлыкка алуны гамәлдән чыгару турында мәгълүмат алу максатыннан ЗАГС, опека һәм попечительлек органнарына мөрәҗәгатьләр җибәрелә.
Моннан тыш, ялган килешүләр буенча ана капиталы акчаларын җибәрүгә – яшәү өчен яраклы булмаган торак сатып алуга юл куймау өчен Россия Пенсия фонды тарафыннан торак сатып алына торган территориядә муниципалитетлар белән хезмәттәшлек итү җайга салынган. Районда торак биналарны тикшерү белән шөгыльләнүче ведомствоара комиссия эшли.
Мөрәҗәгать итүчеләр тарафыннан дөрес булмаган мәгълүмат бирү буенча ачыкланган барлык очраклар буенча, шулай ук ана капиталы акчаларын куллануга бәйле җинаятьләр кылу турында хәбәрләр хокук саклау органнарына җибәрелә.
Нет комментариев