Екатерина АҖ: авыл яшәсен өчен – бурычлар шул ук
Җәмгыять

Екатерина АҖ: авыл яшәсен өчен – бурычлар шул ук

22 гыйнварда Екатерина Бистәсе авыл җирлеге башлыгы Александр Хорьков авылдашлары алдында 2018 елда эшләнгән эшләр турында отчет тотты һәм үз эше өчен “канәгатьләнерлек” билгесе алды.

- 2018 елда АҖ башкарма комитетының отчет сессиясендә түбәндәге мәсьәләләр күтәрелде. Беренчесе – Екатерина Бистәсендә зиратларга илтүче юлга вак таш түшәү. Өстәмә финанслау булмау сәбәпле бу мәсьәлә хәл ителмәгән. Икенчесе – күкертле водород исе килү турында. Узган елда авылда күкертле водород исе килүгә даими зарланулар (шикаятьләр) булса, быел андый шикаять һәм гаризалар кермәде. Өченчесе – пенсионерларны компьютер грамотасына өйрәтү турында. Октябрь аеннан башлап андый курсларга 15 пенсионер йөри.
Яңа Иванаево авылында җыенда Болын урамында су агып тору мәсьәләсе күтәрелде, - ул бетерелде. Авыл халкы үтенече буенча җәен даими рәвештә чүп үләннәрен чабып алу эше башкарыла. Ә менә өстәмә финанслау булмау сәбәпле әлеге авылда Үзәк урам башланып киткән җиргә вак таш сала алмадык.
2018 елда шулай ук шәхси кабул итүдә гражданнардан 50 мөрәҗәгать керде, анда урамнарны яктырту, юлларны ремонтлау, чүп-чар чыгару, хуҗа күзәтүеннән башка йөрүче хайваннар һәм су белән булган өзеклекләр турындагы сораулар күтәрелде. Барлык мәсьәләләрне дә оператив төстә хәл итәргә тырышабыз, - ди АҖ башлыгы.
Белешмә
Екатерина АҖ территориясендә 241 хуҗалык бар:
Екатерина Бистәсендә – 165 йорт,
Яңа Иванаевода – 76 йорт.
Барлыгы 683 кеше яши:
Екатерина Бистәсендә – 470, Яңа Иванаевода -213.
Даими яшәүчеләр саны узган елдан 5 кешегә кимегән:
5 бала туган, 8 кеше үлгән, ике кеше укуда һәм читтә эшли.
- Юл картасы буенча 34 пункттан без 100 һәм аннан да күбрәк процентка бары тик 24 есен генә үти алдык, - дип дәвам итте отчетын Александр Хорьков. 
- Эшләүчеләр саны 173 кеше, шулардан 34 есе районнан читтә хезмәт куя. Бу да салым салу базасы арту буенча юл картасы үтәлмәүгә йогынты ясый. Юл картасы үтәлмәүдә төп проблема булып авыл халкының картаюы сәбәпле активлыклары түбән булу һәм яшьләрнең авылда калмавы тора. Әлбәттә, яшьләр авылда калсын өчен уңай тормыш шартлары һәм эш булу кирәк. Шуңа да АҖ башкарма комитеты өчен өстенлекле юнәлеш булып авылның социаль-икътисадый үсеше тора, ул матди базадан башка мөмкин түгел нәрсә.
2018 елда салымныкы һәм салымныкы булмаган керемнәр, шулай ук бушлай һәм кайтарылмый торган күчерелгән акчалар хисабына булдырылган җирле бюджет 4 млн. 271 мең сум тәшкил итте.
Авылда тормышны яхшыртуга юнәлдерелгән республика программалары аркасында 2018 елда безнең җирлек территориясендә 10 данә урам фонарьлары урнаштырылды, юлларга 
вак таш-комлы катнашма салынды, Яңа Иванаево авылында суүткәргечкә проект – смета документы төзелде, бу эшләрне быел үткәрү планлаштырыла.
АҖ башлыгы авылны төзекләндерү, кышкы һәм җәйге чорларда юлларны һәм урамнарны тиешенчә тоту, су белән тәэмин итү буенча эшләнгән эшләр турында отчет тотты.
- Әйтергә кирәк, халыкның үзара салым акчаларын җәлеп итү өстәмә чыганакларның берсе булып тора. Безнең авыл җирлеге буенча 2018 елда 139200 сум үзара салым акчасы җыелды, шуңа 556800 сум субсидия өстәлде. Акча 100% үзләштерелде.
Алар түбәндәгеләргә юнәлдерелде:
- ике чишмәне ремонтлау һәм төзекләндерүгә;
- юлларны ремонтлау, тоту, кардан чистарту, шул исәптә урамнарны төзекләндерүгә;
- зиратлардагы территорияләрдә ККК җыю өчен контейнерлар комплектлап контейнер мәйданчыклары (2 данә) төзүгә;
- балалар мәйданчыкларында коймалар тоту һәм уен җиһазларын буяуга;
(Ахыры 2 биттә)
(Ахыры. Башы 1 биттә)
- су белән тәэмин итү объектларына һәм системаларына хезмәт күрсәтүгә һәм агымдагы ремонтка.
“РИТЭК” компаниясе конкурсында катнашу 150000 сум акча алуга китерде, бу акчага санлы фотоаппарат һәм “Ивушка” вокаль төркеме өчен костюмнар сатып алынды.
Шәхси эшмәкәрләр тарафыннан Өлкәннәр көнен һәм Инвалидлар көнен үткәрүгә хәйрия ярдәме бүлеп бирелде, ул 16 мең сум тәшкил итте. Болар шэ Н.А. Зяблова – 1500 сум, “Кулон” а/ф – 10000 сум, шэ И.Н. Савельева – 1500 сум, А.А. Хорьков – 1000 сум, Н.А. Киселева – 2000 сум,
Безнең җирлектә халыкның хезмәт активлыгын яхшыртасы бар. Ике торак пункттагы шәхси хуҗалыкларда нибары 179 баш МЭТ бар, шул исәптә сыерлар 73 баш, дуңгызлар – 204, сарыклар 120 баш, 3 ат бар. 2018 елда иң яхшы сөт тапшыручылар булып элеккечә Любовь Хорькова һәм Борис Савельевлар тора.
Районның башка авыл җирлекләре белән чагыштырганда 2019 елның 1 гыйнварына терлек саны (асрау) буенча без 12 урында. Республика шәхси йортларга һәртөрле субсидия биреп торуга карамастан, безнең халыкның күпчелеге терлек асрарга теләми. Ә менә бездәге халыкта транспорт саны арта бара – 225 берәмлек.
Шулай итеп мин авыл җирлеге хакимияте тарафыннан башкарылган эшләр күләмен кыскача гына тасвирлап үтәргә тырыштым, ә хәзер түбәндәге оешмаларга һәм учреждениеләргә тукталып үтәргә телим, алардан башка безнең җирлектә тормыш тулы кыйммәтле булмас та иде.
Екатерина АҖ хатын-кызлар Советы 2018 елда уңышсыз гаиләдә булган, диспансерлаштырудан явыз нияттә качарга тырышучылар, исерткеч эчемлекләр кулланучы кешеләр белән эш алып барган, җир участогы рәсмиләштерү буенча бер кешене әңгәмәгә чакырган. Ветераннар советы белән берлектә 9 майга, Өлкәннәр, Инвалидлар көненә һ.б. чаралар оештырганнар.
Мәгариф. Мәктәптә 39 укучы белем ала. Яңа Иванаеводан берәү өйдә генә укытыла. 13 педагогик хезмәткәр. Хезмәт күрсәтүче персонал – 11 кеше. “Улыбка” балалар бакчасында 5 кеше эшли, анда 11 бала тәрбияләнә, шулардан ике бала Рус. Чабаксарыннан һәм берсе Яңа Иванаеводан.
Мәдәният. Екатерина авыл җирлеге территориясендә ике АМЙ һәм ике китапханә эшли. Мәдәният хезмәткәрләре авыл халкы өчен даими төстә чаралар, бәйрәмнәр үткәреп тора.
Социаль хезмәт күрсәтү. Авыл җирлеге территориясендә 1 социаль хезмәткәр эшли, аның тәрбиясендә ялгыз яшәүче 6 өлкән кеше.
Сәүдә хезмәте күрсәтү. Халык өчен 3 сәүдә ноктасы эшли. Аларны товарның ассортименты канәгатьләндерә.
Почта элемтәсе хезмәте. Ике авылга ике кеше хезмәт күрсәтә. Алар эшенә карата шикаятьләр һәм зарланулар булмаса да, без Яңа Иванаево авылы өчен тагын бер почтальон кирәклеген аңлыйбыз. Хат ташучыга хезмәт хакы түләү өчен акча эзлибез.
Күчмә “Сбербанк” машинасы хезмәтләре дә шулай ук таләп ителә. Моннан тыш, авыл җирлегенең бюджет өлкәсендә эшләүчеләр тарафыннан коммуналь түләүләрне Дәүләт хезмәтләре порталы аша түләү буенча өстәмә эш алып барыла.
АҖ башлыгы тормыш куркынычсызлыгы турында да әйтте. Яңа Иванаевода янгын куркынычсызлыгы проблемасы бар һәм шуңа да аны быел хәл итәчәкләр.
АҖ башлыгы доклад ясаганнан соң аның буенча фикер алышуга керештеләр. Авыл халкы башлык белән бар нәрсәдә дә килешә, шуны да әйтеп үтәргә кирәк, хезмәт активлыгының ни икәнен дә белмәүче, кеше тәрбиясендә яшәп, эшсезлек буенча пособие алып, үз эшләрен башларга теләмәүче кешеләр дә юк түгел авылда.
Полициянең участок уполномоченные Динар Шәйхетдинов сүз алып, АҖ территориясендә узган елда 4 урлашу булуы, аларның ачыклануы, тулы булмаган ярты елда административ хокук бозулар буенча 50 гә якын беркетмә төзелүе турында җиткерде.
Район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк утырышка йомгак ясады. Ул башлык отчетының уңай форматын билгеләп үтте: татлыландырылмаган да, арттырып та күрсәтелмәгән. Җирле халыкның зарларын тыңлады. Ә халык ККК чыгару өчен түләүләрнең нигезсез арттырылуына, су өчен квитанцияләрдә “Һавадан” алынган саннар, шулай ук яшел зонадан һәм яңа юллардан нефть компанияләренең авыр транспортлары үтеп йөрүенә һәм хәтта көндезен кырларга химикатлар сиптергәндә бал кортларының үлүе турында да зарланды.
Барлык мәсьәләләр карап тикшерелде һәм контрольгә алынды. Авыл активистларын бүләкләү чарасына күчәр чак җитте. Болар: Валентина Гусарова, Надежда Хорькова, Борис Савельев, Елена Пищальниковалар иде. Ә Наталья Денисованы 55 яшь тулган көне белән котлап бүләк тапшырдылар, Георгий атакай инициативасы буенча Тамара Зябловага бүләк тапшырылды.
2019 елга аяк баскач Екатерина АҖ үзенә яңа бурычлар билгеләгән. АҖ администрациясе эшендә аларның иң мөһиме булып белем бирү, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт учреждениеләренең өзлексез эшләве, шулай ук торак пунктлар территорияләрен төзекләндерү, инфраструктураны үстерү өчен җирлек бюджетын үтәү тора. 

Лариса Федорова.
Автор фотосы

 


Нет комментариев