Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Екатерина Бистәсе мәктәбендә СВОда катнашучы Николай Гогольков белән очрашканнар

Екатерина мәктәбендә «Үзебезнекеләргә ярдәм итик» дип аталган чара узган, анда СВОда катнашучы Николай Гогольков белән очрашканнар.

Очрашуда Екатерина АМЙ хезмәткәре һәм мәктәп укучылары катнашкан. Әлеге мәктәптә Николайның балалары - улы Валера һәм кызы Катя белем алалар. Якташыбыз үзенең сугышчан тәҗрибәсе турында сөйләгән, ә укучылар кунакны игътибар белән тыңлап, төрле темаларга үзләренең җитди сорауларын биргәннәр. Очрашуда катнашучылар безнең сугышчыларга бөтен ил ярдәме кирәклеген билгеләп үткәннәр. Николай безнең Яңа Чишмә районы алгы сызыкта булган егетләргә актив ярдәм итә: волонтерлар азык-төлек, дарулар, җылы әйберләр, маскировка челтәрләре, окоп шәмнәре белән посылкалар, техника китерә; балалар хәрбиләргә хатлар яза, дигән. 

Очрашу балалар өчен кызыклы булган һәм үз илләре өчен горурлык хисе тәрбияләүдә ярдәм иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев