Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Екатерина Бистәсе остасы

Маргарита Ивановна Смурыгина үз авылында йомшак табигате һәм хезмәт сөючәнлеге белән генә түгел, ә нәфис әйберләр булдыру осталыгы белән дә дан казанган кеше. Ул аларны машина белән дә, кул белән дә тегә, энә белән дә, ыргак (крючок) белән дә бәйли. Төрле картиналар, курчаклар, уенчыклар, пәрдәләр, абажурлар, яулыклар, сөлгеләр, шкатулкалар, сарафаннар,...

Маргарита Ивановнаның өен үзе ясаган әйберләр бизи, аларның күпчелеге көнкүрештә файдаланыла. Менә аның сәнгать әйберләре белән шыплап тулган сандыгы.
- Менә бу сарафаннарны мин клубта чыгыш ясар өчен тектем, ә бу кофта - минем горурлыгым, монда чигелгән һәр чәчәккә мин җан җылымны бирдем, - дип, үзенең булган бар нәрсәсен күрсәтте ул. Крючок белән бәйләнгән яулыклар - алар бик күп һәм бизәкләрнең берсе дә бер-берсенә ошамаган. Һәм бу бизәкләрнең барысы да кул эше остасының күз алдында үзеннән- үзе пәйда була, аның бит рәхәтләнеп ни кирәк шуны эзләп утырырга Интернеты булмаган һәм юк та.
- Боларның барысына да cез ничек өйрәндегез соң?
- Дуня әбекәйдән. Сугыш башланганда миңа 11 ай гына була, әтине сугышка алганнар, ул шунда һәлак була. Әни өч бала белән калган, безне туендыру һәм ничек булса да киендерү өчен һәрчак эшләгән. Әби гел безнең янда була иде: минем апам Таисия дә кул эшләре остасы, ул Оренбургта яши һәм кәҗә йоныннан челтәр яулыклар (шәлләр) бәйли. Мин дә башта оек-бияләйләр генә бәйли идем, ярты авыл аларны киеп йөргәндер, мөгаен, әле тагын авылдагы хатын-кызларга һәм аларның балаларына күлмәкләр, итәкләр тектем. Яхшы тегәсең, диләр иде, - диде тыйнак кына Маргарита Ивановна.
Иҗади эш фантазия генә түгел, ә күп вакыт та таләп итә, ә монысы инде Маргарита Ивановнаның әлләни булмый шул. Ике бала, ире, кырда эшләү (ул ире белән тракторда - механизатор ярдәмчесе булып эшләгән). Аннан соң 20 елга якын СТФ-да хисапчы (учетчик) булган. Муеннан эшкә чумган булса да, ул үзенең яраткан эше белән шөгыльләнүне дәвам иткән, әмма, балалары үсеп җиткәч, иң кирәкле иҗади процесс үтеп киткән. Шуннан соң үз теләген реаль әйберләрдә (әле ниндиләренә генә диген!) чагылдыра башлый.
Менә дус кызлары - күршеләре дә - Зинаида Пегашова, Лидия Красникова һәм Лидия Маринина аның өенә керү белән шунда ук ул ясаган яңа әйберләрне эзләргә керештеләр.
- Мисал өчен, әле кичә генә бу стенада өч ат белән чигеп ясалган картина юк иде, - дип сөйли Лидия Красникова, - ә бүген, менә, эленеп тора, өстәвенә бизәкле рамка эчендә.
Зинаида Петровна кухнядагы конфет кәгазьләреннән ясалган ачык төстәге "пәрдәне" күрмәгән булган әле. Үзенең кадерле сандыгын ачып, Маргарита һәр әйберне күрсәтә һәм:
- Бу сарафанны мин концерт өчен теккән идем, исеңдәме, Лида, менә монысы белән син чыгыш ясаган идең. Ә бу яулыкларны авылдашларым туйда кияү егетләре өчен алалар.
Дус кызлар яулыкларны бәйләп карадылар, туй булмаса да, бәйрәм итәрлек нәрсә бар: Марининнарның оныклары туган. Әбине яңа сабый туу белән котлап, чәй табыны янында алар оныклары турында да сөйли башладылар. Маргарита Ивановнаның җиде оныгы, 8 оныкчыгы бар икән, менә-менә тугызынчысы туарга тора.
Маргарита Ивановна үзенең оныкларын да үз эшенә өйрәткән,өйрәнгән эшләре тормышларында бик тә ярап куйган: Оля Екатерина Бистәсендә балалар бакчасында эшли һәм үз куллары белән бакчаны бизәп тора.
- Яшьләрнең тагы да яхшырак килеп чыга әле ул, - дип оныкларын мактый Маргарита түти, ә оныклары исә мәктәптә укыган вакытларында үзләре язган иншаларында әбиләре турында горурланып: "Безнең әбиебез - талантлы, башкалардан аерылып тора торган кеше", - дип язганнар.
Һәм бу бик тә дөрес. Маргарита Смурыгина эшләре авылдагы һәм райондагы байтак кына чараларны бизи. Аның кул эшләре халык иҗаты күргәзмәләрен карарга килүчеләрне дә һәрчак үзенә җәлеп итеп тора. Зирекле музее директоры Мидхәт Газыймов та алар белән кызыксынган һәм, әлбәттә инде, үзенең экспонатларын Маргарита Ивановна бүләк иткән әйберләр белән тулыландырган. Аның шигырьләр дә язуын безгә нәкъ менә Мидхәт Газыймов җиткерде.
- Маргарита Ивановна, сезне шигырь язарга ни этәрде, нәрсә сәбәп булды?
- Мин шулай кайчан да булса шигырьләр язармын дип беркайчан да уйламадым, мәктәптә укыганда әдәбиятны бик үк өнәп бетерми идем. Иҗат отчетлары әле башланган гына чакларда (бу узган гасыр азагында) мин фермада эшли идем, савымчының эше, әлбәттә, җиңел түгел иде, шулай да эшне яратып башкардык: булачак концерт турында да шаяртып сөйләп алдык. Мин шунда үзалдына: "То ли еще будет, то ли еще будет ой-ой-ой, дип җырлап җибәрдем, ә аннан: "Нам зоотехник зачитал пленума задачи, а Буренки между тем над кормами плачут" дигән куплетны да өстәп куйдым. Үземә дә кызык булып китте, һәм тагын дәвам иттем: "Кормоцех у нас стоит светел и построен. Жалко нет среди коров актеров и танцоров." Шулай җырны, безнең фермадагы тормышны тасвирлап, үзгәртеп бетердем бетерүен, әмма җырламадым.
- Менә бит, күршебездә нинди талант яшеренеп ятуын да белмибез икән, - дип көлә аңа килгән кунаклар, - тагын ниләр яздың, әйдә, барысын да сөйлә.
Чәй ясалган чынаякларны бераз читкә этеп куйганнан соң, өстәл өсте аның кулдан язылган язмалары, басылган шигырьләре, "Безнең авторлар иҗаты" рубрикасы белән газета кисемтәләре, М. Газыймовтан рәхмәт хаты һәм башка аның өчен кадерле булган әйберләр белән тулды. Ул аларны күз карасын саклагандай саклый һәм бу аның өчен кечкенә генә байлык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев