Реклама
Җәмгыять
Екатериновкада яңа медпункт төзеләчәк
Екатериновка авылында үткән авыл җыенында Красный Октябрь АҖ башлыгы Владимир Захаров 2018 елда эшләнгән эшләр турында отчет тотты. Җыенда район башлыгы Вячеслав Козлов катнашты һәм чыгыш ясады.
АҖ башлыгы докладында барлык уңай моментлар һәм проблемалар телгә алынды, авыл җирлеге Советы һәм башкарма комитеты аларны хәл итү юлларын эзли һәм таба.
Узган елда үткән җыенда 6 мәсьәлә күтәрелгән булган һәм аларның барысы да хәл ителгән диярлек. Ягъни, балалар мәйданчыгы коймаланган, чүп-чар җыю эше тәртипкә салынган (машина график буенча атнасына бер тапкыр килә), атнасына бер тапкыр авылга көндәлек кирәк-ярак товарлар белән автолавка килә, шулай ук заявка буенча да товар китерәләр, сөт җыючы тарафыннан тапшырылган сөт өчен түләү эше көйләнгән. Кызганычка каршы, авылда Интернет эшләү буенча мәсьәлә үзгәреп тора – челтәрләргә ремонт буенча техник проблемалар турында “Таттелеком” ПАО да җавап тоталар.
Безнең белешмә
Екатериновка авылында 45 йорт бар, анда 125 кеше теркәлгән, даими яшәүчеләр – 106. Эшкә сәләтле халык – 50 кеше, пенсионерлар – 35, 18 яшькәчә балалар – 22.
Халыкта 50 баш МЭТ, шул исәптән – 10 баш сыер, атлар – 5, 30 җиңел автомашина бар.
Владимир Захаров үз чыгышында үзара салым, төзекләндерүгә кагылышлы мәсьәләләр турында да әйтеп үтте, социаль учреждениеләр эшенә анализ ясады.
Агымдагы елга планнар: үзара салым акчаларына авылдагы чишмәне тоту, роторлы чапкыч сатып алу, су белән тәэмин итү системаларына хезмәт күрсәтү, юлларны чиста тоту һ.б. эшләр.
Үз чыгышында Вячеслав Козлов районның социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре турында сөйләде, авылда фермерларның аз булуын билгеләп үтте (ә терлек асрау өчен монда мөмкинлекләр бар), гамәлдәге республика программалары хакында сөйләде (әйтергә кирәк, быел Екатериновкада яңа ФАП төзеләчәк) һәм сорауларга җаваплар бирде.
Җыелыш азагында җирлек эшендә ярдәм күрсәтүче иң актив гражданнарны билгеләп үттеләр. Вәлиев Рамилга, Собянина Рәсимә һәм Агафонова Тамарага АҖ башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Башка фоторәсемнәрне газетабызның novoshishmihsk.ru сайтында карагыз.
Азат Мусин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев