«ЭкоЯз» конкурсы
Район территориясендә төзекләндерү буенча икеайлык кысаларында “#ЭКОЯЗ 2019“ акциясе игълан ителгән.
Акция 2019 елның 1 апреленнән 13 майга чаклы – экологик культура һәм әйләнә-тирә мохиткә карата сакчыл мөнәсәбәт булдыру максатында үткәрелә.
Акциядә район халкы һәм барлык оешмалар катнаша ала. Төзекләндерү, агачлар утырту, ККК-ын аерым җыю, сыерчык оялары ясау, экология дәресләре үткәрү, макулатура җыю һ.б. буенча үткәрелгән чаралар исәпкә алыначак.
Акция 5 номинациядә уза: “Иң яхшы балалар бакчасы”, “Иң яхшы мәктәп”, “Иң яхшы гаилә”, Иң яхшы предприятие”, Иң яхшы авыл җирлеге”. 1,2,3 урыннарны яулаучы мәктәп, балалар бакчасы һәм авыл җирлеге 7, 5 һәм 3 мең сум акчалата премияләр белән бүләкләнәчәкләр, “Иң яхшы гаилә” номинациясендә җиңүче кеше 1 айга “Жемчужина“ бассейнына 3 абонемент алачак, 2 урынны яулаучы – 2 һәм 3 урынны алучы 1 абонементка ия булачак. “Иң яхшы предприятие“ номинациясендә 1 урын өчен бассейнга 5 абонемент, 2 – 4 һәм 3 урынга ия булучы 3 абонемент алачак (бер айга).
Акция материаллары 2019 елның 15 маена чаклы район административ комиссиясе тарафыннан кабул ителә. Тел.: 2-31-43.
Җиңүчеләр һәр номинациядә 2 айлык нәтиҗәләре буенча билгеләнәчәк, аларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев