Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Элемтәләр көннән-көн ныгый

19 июльдә Яңа Чишмәдә "Жемчужина" бассейны янында "Сәмум" корабле белән шефлык элемтәләре урнаштыруга 10 ел тулуга һәм Россия Хәрби диңгез флоты көненә багышланган зур чаралар булып үтте.

Бәйрәм башланыр алдыннан район үзәгендә әлеге чарага багышланган автоузыш булып үтте.
Бәйрәмгә элеккеге "сәмумчылар" гына түгел, ә кайчандыр рәсәй флотында хезмәт иткән барлык диңгезчеләр дә чакырулы иде, монда китапханә һәм хәрби комиссариат хезмәткәрләре зур булышлык күрсәткән.
Якорь һәм дулкыннар сыйфатындагы зәңгәр- ак шарлар белән бизәлгән сәхнә, тельняшкалар һәм бескозыркалар кигән биюче кызлар (БСМ-дә шөгыльләнүчеләр), балалар кулларында һәм яңакларындагы Андреевск әләмнәре, элеккеге диңгезчеләрнең ак бәйрәм формалары һәм Яңа Чишмә мәктәбе кадетчыларындагы зәңгәр төстәге формалар, диңгез, Севастополь турындагы җырлар - болар бар да "диңгез җаны"н хәтерләтте. Бәйрәмнең мәртәбәле кунагы, "Нечкәбил" хатын-кыз матурлыгы, ана һәм гаилә республика конкурсы директоры Изольда Жуйкова Яңа Чишмәне диңгез порты дип юкка гына атамады: чөнки аның Кара диңгез флоты белән элемтәсе шулкадәр нык. Бу "Сәмум" да хезмәт иткән 72 яңачишмәле генә түгел, ә һәр ел саен Севастополь җирендә әти-әниләренең үзләренең уллары белән очрашулары һәм алар белән скайп-аралашулар, корабль вәкилләренең Яңа Чишмәгә җавап йөзеннән визитлары, район үзәгендә диңгезче - кадетчылар мәктәбе булу да.
Бәйрәмдә 10 ел эчендә җирле малайлар һәм кызларны патриотик рухта тәрбияләүдә таяныч булган бу дуслыкның ничек башлануын искә алдылар. Хәрби хезмәтләрен Кара диңгездә - диңгез чикләрен саклауда хезмәт итү бәхете эләккән уллары белән горурлана Яңа Чишмә. Инде менә ун ел, елга ике тапкыр - көзен һәм язын - иң яхшы алты егетебез "Сәмум"га хезмәт итәргә озатыла.
Район башлыгы Вячеслав Козлов аларны күптәннән русныкы булган җирне - Кырымны һәм аның шәһәрләрен саклап, үзләренең ата-бабаларының героик традицияләрен дәвам итүчеләр дип атады. Ул район элеккегечә егетләргә булышлык күрсәтәчәк һәм шефлыкка алынган корабльгә адреслы ярдәм дәвам итәчәк дип ышандырды.
Чыгыш ясаучылар ТР Хәрби комиссариат бүлеге начальнигы урынбасары Дмитрий Гурылев һәм "Патриот" республика үзәге директоры Дмитрий Литвиновлар үткәрелә торган патриотик эшнең мөһимлеген ассызыкладылар, район белән "Сәмум" арасындагы элемтәнең ныгый баруына ышаныч белдерделәр. Әлеге мөһим эшкә өлеш кертүләре өчен Вячеслав Козловка ТР Хәрби комиссариатының Мактау грамотасы һәм район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Валентина Семенякка Рәхмәт хаты тапшырдылар. Элеккеге "сәмумчы"- егетләр, аларның әниләре дә район җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Казаннан "Нечкәбил" конкурсы дирекциясеннән Изольда Жуйкова да буш кул белән килмәгән: Вячеслав Козловка, район башкарма комитетының элеккеге җитәкчесе Федор Бурчинга, "Призывниклар көне" дип аталган ел саен үткәрелүче чара иганәчеләренә һәм диңгезчеләрнең әниләренә бүләкләр алып килгән. "Татарстан-Яңа гасыр" татар иҗтимагый хәрәкәтенең Яңа Чишмә бүлеге исеменнән бүләкләрне аның рәисе Ришат Билалов тапшырды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мәдәният бүлеге, БСМ һәм Яңа Чишмә урта мәктәбе бергәләп әзерләгән зур концерт , чараның рәсми тантаналы өлеше югары дәрәҗәдә үтте. Тамашачылар да күп иде, теләүчеләргә күчмә кафе эшләп торды. Бәйрәмдә шулай ук "Яңалыклар. Татарстан" тапшыруы сюжеты өчен "ГТРК- "Татарстан" төркеме дә эшләде.
Гаять зур тамаша зәңгәр күк йөзенә шарлар очыру белән төгәлләнде. Аннан соң яшьләр өчен күңел ачу программасы оештырылды һәм төн уртасында юбилей хөрмәтенә салют яңгырады.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X