Энергетиклар көне белән!
Хөрмәтле район энергетика тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – энергетиклар көне белән котлыйм!
Хәзерге вакытта энергетика - җәмгыятьнең чәчәк атуының нигезе. Районның барлык предприятиеләре һәм учреждениеләренең, мәктәпләрнең, балалар бакчаларының, хастаханәләрнең өзлексез эшләве, теләсә кайсы йортның җылылыгы һәм ямьлелеге нәкъ менә сезнең хезмәтегезгә турыдан-туры бәйле. Ахыр чиктә, һәр кешенең тормыш сыйфаты сезгә бәйле.
Һәм бу тармакта эшләүче хезмәткәрләр район халкын тотрыклы һәм ышанычлы энергия белән тәэмин итүче югары профессиональ белгечләр булып торалар.
Энергетикның хезмәте профессиональлек, җаваплылык һәм дисциплина таләп итә. Хәтта үзләренең һөнәри бәйрәмнәрендә дә күп кенә энергетиклар эш урыннарында булачак, теләсә нинди экстремаль ситуациядә оператив эш итәргә әзер булып торачаклар.
Кадерле энергетиклар!
Сезнең һөнәри бәйрәмегез алдыннан барыгызга да намуслы хезмәтегез һәм җаваплылыгыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Сезгә бәхет, сәламәтлек һәм иминлек телим!
Егор Тарнавский, Яңа Чишмә муниципаль районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев