Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Энергетикларның эш нәтиҗәләре начар түгел

Капиталь ремонт һәм төзелеш буенча 20 млн сумга якын эшләр башкарылган

22 декабрьдә билгеләп үтелә торган Энергетиклар көне алдыннан без Яңа Чишмә электр челтәрләре начальнигы Илнур Хисмәтуллин белән очраштык һәм 2024 елда эш нәтиҗәләре, 2025 елга планнар турында сөйләвен сорадык.

- Илнур Рәисович, агымдагы елны нинди нәтиҗәләр белән тәмамлыйсыз, электр челтәрләрен капиталь ремонтлау буенча ниләр эшли алдыгыз?

- Капремонт буенча 8 млн сумлык эшләр башкарылды. Бирегә Архангел Бистәсендә, Яңа Чишмәдәге КТП (комплектлы трансформатор подстанцияләре), шулай ук Красный Октябрь, Волчья Бистәсе, Акбүре, Сөлчәбаш һәм Новопоселенная Лебедканы тәэмин итүче ВЛ-10 кВ (һава линияләре) капиталь ремонтлау керә. Биш КТП тулысынча яңартылган дип әйтергә була.

- Капиталь төзелеш буенча ниләр эшләп булды?

- Яңа Чишмәдә, Черемухово Бистәсендә һәм Чуаш Чабаксарында ике боҗралы реклоузер (ерактан идарә ителә торган автоматик сүндергечләр) урнаштырып, ВЛ-10 кВ һәм 10 млн сумга якын суммада өч интеллектуаль аергычларны реконструкцияләдек.

Әлеге эш безнең районда беренче мәртәбә дүрт төп подстанциябез арасында боҗра булдырырга мөмкинлек бирде, бу кулланучыларны электр белән тәэмин итүнең ышанычлылыгын арттырды.

Бүгенгесе көндә безнең электр челтәрләр буенча ВЛ - 10 кВ-га 13 реклоузер, 4 йөкләнешне сүндергеч һәм 62 кыска ялганыш индикаторы комплекты урнаштырылган.

- Яңа автоюл тирәсендә дә байтак эшләдегез бит.

- Әйе, заказ бирүче заявкалары буенча Черемухово Бистәсе янында ике яңа АЗС өчен яңа багана подстанцияләре урнаштырып ВЛ-10 кВ төзедек, шулай ук Шәле - Баулы автотрассасын яктырту өчен 3 яңа трансформатор подстанциясе урнаштырып, 5,4 км озынлыктагы ВЛ-10 кВ төзедек.

- Ә техник хезмәт күрсәтү кысаларында нинди эш башкарыла?

- Терәкләрне, шәхси йортларга илтүче электр чыбыкларын алыштыру, ПЗУ (кошлардан саклау җайланмалары) урнаштыру, саклау зоналарында куакларны һәм агачларны кисү, ВЛ-да изоляторларны алыштыру, заземлениеләрне монтажлау һ. б. буенча көндәлек һәм планлы эш алып барыла.

Шунысын да билгеләп үтәсем килә, барлык эшләрнең 85-90% ы киеренкелектә, ягъни эшләр башкарганда уттан өзмичә алып барыла.

- Илнур Раисович, 2025 елга планнар нинди?

- Көндәлек, агымдагы эштән тыш, Ленино һәм Горшковоны туендыручы ВЛ-10 кВ-ны бүлергә планлаштырабыз. Бу җитди ремонт эшләре вакытында бер генә авылны уттан өзәргә мөмкинлек бирәчәк.

Шулай ук Рус Чабаксары, Акъяр, Шахмай, Чертуш авылларында ВЛ-10 кВ-ны капиталь ремонтлау һәм Петропавел Бистәсендә КТП яңарту планлаштырыла.

- Коллективыгыз турында бераз сөйләгез әле.

- Бездә 40ка якын кеше эшли, алар барысы да үз эшләрен яхшы белә. Эшләү өчен шартлар яхшы, ел саен безнең биналарга һәм корылмаларга ремонт ясала - агымдагы елда гаражны капиталь ремонтладык.

Автопарк та яңартылды - яңа «Нива» автомобиле алдык.

Безнең эшчеләр барысы да намуслы, эшчән. Барысын да санап тормыйм, бары тик электромонтер Сабирҗан Фәгыйзовны, инженер Венера Деревяшкинаны, контролер Ришат Фәттаховны һәм тракторчы Юрий Минаевны гына әйтеп үтәсем килә. Алар район башлыгының һәм Челтәр компаниясенең бүләкләренә тәкъдим ителде.

Форсаттан файдаланып, районның барлык энергетикларын, шул исәптән лаеклы ялда булган тармак ветераннарын да һөнәри бәйрәмебез белән котлыйсым килә, барысына да ныклы сәламәтлек һәм иминлек телим.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт, мин дә коллективны һөнәри бәйрәм белән котлыйм, сәламәтлек һәм авариясез эшләвегезне телим!

- Рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев