Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Энергетикларның күрсәткечләре әйбәт

Капиталь ремонт һәм төзелеш буенча 15 млн. сумнан артык эш башкарылган.

22 декабрьдә билгеләп үтелә торган Энергетиклар көне алдыннан без Яңа Чишмә электр челтәрләре җитәкчесе Илнур Хисмәтуллин белән очраштык һәм агымдагы ел нәтиҗәләре һәм 2026 елга планнар турында сөйләвен сорадык.

- Илнур Рәисович, агымдагы елны нинди нәтиҗәләр белән тәмамлыйсыз, электр челтәрләрен капиталь ремонтлау буенча ниләр эшли алдыгыз?

- Капиталь ремонт буенча 7 млн. сумнан артык эш башкарылды. Бирегә Рус. Чабаксары, Чув. Чабаксары, Акъяр, Шахмай һәм Чертуш авылларын ут белән тәэмин итүче ВЛ -10 кВ (һава линияләре) капиталь ремонты керә.  Шулай ук Петропавел бистәсендәге КТП (комплектлы трансформатор подстанциясе) капиталь ремонтланды.

- Капиталь төзелеш һәм реконструкция буенча ниләр эшләп булды?

- Ленино һәм Горшково торак пунктларын ут белән тәэмин итүче ВЛ-10 кВ реконструкцияләнде. Элек аларга ут бер фидердан килә иде, хәзер аерылды, бу безгә кулланучыларны энергия белән ышанычлырак тәэмин итүне булдырырга мөмкинлек бирде.

- Узган ел яңа автотрассада сезнең эш күләме зур иде. Агымдагы елда анда да эшләдегезме?

- Әйе, 2024 елда ике яңа АЗСны тоташтыру буенча бик зур күләмле эш булды, КТП урнаштырып, 5,4 км озынлыкта ВЛ-10 кВ төзелде. Хәзер юлдан узу һәм үз хезмәтеңнең нәтиҗәләрен күрү күңелле - көндезге кебек якты, бу юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча да зур әһәмияткә ия.

- Ә техник хезмәт күрсәтү кысаларында нинди эш башкарыла?

- Шәхси йортларга электр чыбыкларын, терәкләрне алыштыру буенча көндәлек һәм планлы эш алып барыла. ПЗУ (кошлардан саклау җайланмалары) урнаштыру, саклау зоналарында куакларны һәм агачларны кисү, яшен вакытында артык көчәнештән ышанычлы саклый торган чикләгечләр урнаштыру буенча зур күләмле эшләр башкарабыз. Шулай ук электр энергиясен исәпкә алуны автоматлаштыру (ягъни гади счетчикларны «акыллы» счетчикларга алмаштыру) дәвам итә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, барлык бу эшләрнең 95%ы кулланучыларны уттан сүндермичә башкарыла, бу безнең хезмәткәрләрнең осталыгы һәм югары квалификациясе турында сөйли.

- Илнур Рәисович, 2026 елга планнар билгеледер инде?

- Әйе, киләсе елга да зур эшләр планлаштырылган. Агымдагы, көндәлек эштән тыш, Черемухово подстанциясендә ВЛ-10 квда ике реклоузер (ерактан идарә ителә торган автоматик сүндергечләр) урнаштырырга планлаштырабыз. Бу Екатерина Бистәсе, Яңа Иванай, акбүре, Красный Октябрь һәм Лебедка торак пунктларын электр белән тәэмин итүне контрольдә тотуны тулысынча автоматлаштырырга, шулай ук районыбыз территориясендәге Шәле-Баулы федераль юлын яктыртуны автомат рәвештә контрольда тотарга мөмкинлек бирәчәк. Петропавловка, Андреевка һәм Екатериновка авылларын энергия белән тәэмин итүче ВЛ-10 кВ капиталь ремонт планлаштырыла.

Безнең ВЛ-10 кВ электр челтәрләрен автоматлаштыру дәвам итәчәк һәм районда беренче тапкыр ВЛ – 0,4 кВ электр челтәрләрен автоматлаштыру башланачак.  Шулай ук планда Волчья бистәсендә трансформатор алыштыру каралган.

- Сезнең коллектив эшчән һәм бердәм.   

- Әйе, рәхмәт, нәкъ шулай. Бездә 40ка якын кеше эшли, алар барысы да үз эшләрен яхшы беләләр, үз вазифаларын намус белән башкаралар.

Эшләү өчен шартлар яхшы, ел саен безнең биналарга һәм корылмаларга ремонт ясала, автопарк та яңартылды - ремонт бригадасы өчен яңа УАЗ алынды.

Коллектив турында сөйләгәндә, район төзелгәннән бирле 40 елга якын электр челтәрләрен җитәкләгән легендар җитәкчебез Харис Хөсәеновның быел        вафат булуын да әйтми кала алмыйм. Безгә аның акыллы киңәшләре һәм файдалы үгет-нәсихәтләре җитмәячәк. Безнең районда аның исеме мәңгеләштерелде - Яңа Чишмә урта мәктәбе базасында оештырылган энергокласс аның исемен йөртә.

Форсаттан файдаланып, районның барлык энергетикларын, тармак ветераннарын һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм һәм барысына да ныклы сәламәтлек һәм иминлек телим.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт, мин дә коллективны һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм, сәламәтлек һәм аварияләрсез эшләвегезне телим!

- Рәхмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев