Җәмгыять

Эш сөйгәнне, ил сөя

Терлекчелек - авыл хуҗалыгы тармагында әһәмиятлелек буенча икенче урында (үсемлекчелектән соң). Авыл хуҗалыгы оешмаларындагы барлык хезмәтчәннәрнең мул тормышы аның никадәр яхшы үсеш алуына бәйле. "Сөт иле" "Яңа Чишмә" ААҖ-нең Акъяр бүлекчәсендә терлекчелек фермасы (МЭТ) иң яхшыларның берсе булып санала.

Ферма мөдире Рөстәм Галимов көннәр буе фермада диярлек, аның җаваплылыгында 1244 баш МЭТ бар: монда хуҗаның күз-колак булуы гына түгел, аның куллары да кирәк. Терлекчеләр белән бергә ул теләсә нинди эшне башкара.
- Терлекчелектә 26 ел эшлим, бу эшнең бөтен катлаулылыгын беләм, шуңа да һәрчак эш өчен кирәк булган урыннарда булам. Бүген, мисал өчен, яшь терлекләрне үлчиләр, һәм без бозауларны бергәләп куалап күчерәбез.
- Артым ниндирәк соң бүген?
- Уртача тәүлеклек артым бүген 650 грамм тәшкил итә.
- Яхшы ашатасызмы?
- Фермада барлык төр кирәкле азык бар, тик күп нәрсә терлекчеләрнең эшеннән дә тора. Бу фермада бөтен коллектив эш сөючән, шулай да араларында артык тырышлары да бар. Болар: бозау караучы Тәнзилә Исрафилова, механизаторлар Рәзил Галимов, Минзаһир Шәмсетдинов, ирле-хатынлы парлар - машина белән сыер савучы оператор Ралиф һәм хисапчы Рәзинә Галимовлар, терлекче Икрам һәм сыер савучы Гөлчәчәк Шәйхетдиновлар. Эштә зур уңышларга ирешү өчен алар үзләренең күп вакытларын фермада үткәрәләр. Менә хәзер дә, монда ветеринария хезмәте эшләгән арада (сыерлардан кан алалар) җаваплы терлекчеләр үзләре карый торган терлекләре янында торалар. Бездә проблема да бар - алмаш савымчылар җитешми. Бик кирәккәндә шахмайлыларга мөрәҗәгать итәбез. Икрам 30 ел инде терлекчелектә эшли, хатыны - 26 ел, аларның бу эштә тәҗрибәләре зур, шунлыктан савымны (сөтне) дә күп алалар. Ферма 9 айда тапшырган 1562 тонна сөтнең 130 тоннасын Гөлчәчәк үзенә беркетелгән 54 баш сыердан сауган, - ди Рөстәм.
- Хәзер җитештерүгә яңа технологияләр кертелгәч, фермада хәлләр уңай якка нык үзгәрде, - дип сөйли савымчы. - Без авыр эштән арындык - хәзер ул эшләрне техника башкара. Димәк нык арытмый, өйдә эшлисе эшләр дә байтак бит әле, хуҗалыгыбызда 3 баш сыер, 2 баш үгез асрыйбыз.
- Көнен-төнен мал-туар карау туйдырмыймы?
- Эшеңне яратып башкарсаң, бер дә туйдырмый, - дип ышанычлы итеп җавап бирде Гөлчәчәк.

Нет комментариев