Эшкә бирсәң чын күңел...
Җәмгыять

Эшкә бирсәң чын күңел...

Зирекле лицееның физика һәм математика укытучысы Зәкия Хәмәтзакир кызы Кашапова – күпләр өчен үрнәк мөгаллим, киңәшләренә колак саласы килгән остаз, хезмәттәш.

Укытучы һөнәренең абруен нәкъ менә шундый мөгаллимнәр саклый.

- 43 ел – мәктәпкә, укучыларга бирелгән гомер. Зәкия Хәмәтзакировна, ни өчен укытучы һөнәрен һәм ни өчен нәкъ менә физика-математика юнәлешен сайладыгыз сез?

-Төгәл фәннәргә мәхәббәт нәселдән килгәндер ул: безнең әни дә, 9 сыйныф кына укыса да, бик башлы иде, мәсьәләләрне бик җиңел чишә иде. Апа да физика-математика юнәлеше буенча китте. Мәктәптә миңа да үзеннән-үзе бирелә торган дәресләр иде алар. 5-6 классларда математика укытучыбыз Мәдинә апа Шаракаева миннән дәфтәрләр дә тикшертә иде, димәк, шул вакыттан ук күренгән инде ул “булачак укытучы”. Башка юнәлеш турында уйлап та тормадым. Әти “бухгалтер яки экономистка бар” дип үгетләп караган иде, анда күңел тартмады – утырып эшләгән эш минеке түгел ул. Үземне башка эштә күз алдына да китерә алмыйм – миңа аралашырга, гел хәрәкәттә булырга кирәк.

- Ялыкмадыгызмы, китәсе килгән чаклар булмадымы?

- Юк, беркайчан да андый уем булмады. Һәрвакыт балаларга күбрәк белем бирәсе килде, БДИлар кергәч бигрәк тә аларны әзерләү үзенә күрә бер ләззәт бирә. “Апа, киләбезме?” дип кенә торалар алар. Һәрберсенең үз темпы, һәрберсенә үзенә туры килгән биремне бирәм, тәнәфестә дә шул эшләрен тапшырырга чират торалар. Балаларның шундый кызыксынуын күрү эшеңнең кирәклеген күрсәтә,  канәгатьлек бирә.

-Балалар кызыксынып өйрәнсеннәр өчен аларны үз фәнең белән кызыксындыра белергә дә кирәк бит әле. Моңа ничек ирешә алдыгыз?

-Фәнне күбрәк тормыш белән бәйләп, аны практик юнәлештә аңлатырга тырышам. Теорияне генә бирсәң, алар “нәрсәгә бу безгә?” диеп кенә утырачак, ә үз тормышында ул законнарның, ул күренешләрнең кайда очраганын, ул белемнәрнең аңа нинди файда китерәсен аңласа, бала фәнгә бөтенләй башкача карый. Проект эшләрен дә, кирәклеген аңлап, бөтенләй башкача итеп башкара. Кем медицина юнәлешен сайлый, мәсәлән, аңа шул юнәлешне бирәм, кем инженер булырга омтыла, аңа үзенә кызыклы теманы күрсәтәм. Һәр бала күңеленә юлны табарга тырышканда гына хезмәтеңнең нәтиҗәсе уңай була.

-Хәзерге цифлы дөнья баласының күңеленә ачкычны ничек табарга?

-Алда әйткәннәргә интерактив ысуллар, презентацияләр, үзләре эшләгән проектлар да өстәлә инде хәзер. Мәсәлән, урта сыйныфлар чирек ахырында иҗади эшләр башкаралар. Үзләре ни тели – шуны эшлиләр: буклет, иллюстрация, макет, модель яки башка төрле проект; темасын да үзләре теләгәнне сайлыйлар – балага иҗат киңлеге булдырырга кирәк. Каникуллар вакытында балаларга эш кушмасаң, алар күбрәк телефон белән утыруны хуп күрәчәк, ә болай – уйларга, пөхтәлеккә, тырышлыкка өйрәнә.

-Элеккеге мәктәп белән хәзерге мәктәп арасында аерма зурмы?

-Ул вакытта балалар күп иде, шуңа барысына игътибар да җитеп бетмәгәндер. Алар арасында тирәнтен кызыксынучылар, кызыклы, “каверзный” сораулар бирүчеләр күбрәк иде кебек. Хәзер һәр балага индивидуаль якын килү мөмкинлеге бар. Җавап бирмәгән бер укучы да калмый, һәрберсенең фикерен сорыйм. “Синең фикерең ничек?” дигән сорау ул, беренчедән, уйларга, икенчедән, сөйләргә дә өйрәтә. Яшерен-батырын түгел, хәзерге балаларның сөйләм теле аксый. Шуңа минем дәресләрдә бала такта янында, иптәшләренә карап, матур җөмләләр белән сөйләргә тырышырга кирәклеген белә. Сезне азаплар өчен түгел, ә тормышка әзер булып чыгуыгызны теләгәнгә шулай эшлим, дип аңлатам үзләренә. Сөйләргә дә, үз-үзеңне дөрес тотарга да һәм, әлбәттә, эшкә дә өйрәнергә кирәк. Интернет дөньясының бер тискәре ягы буларак, балаларда клиплы фикерләү хәзер. Шуңа күбрәк уйлата торган сораулар, мәсьәләләр белән эшләргә тырышабыз. Балаларның хәзер игътибары да азайды, шуңа “иптәшегезне тыңлагыз һәм сораулар бирегез” дип, тыңлый белү сыйфатларын да үстерергә омтылам.

-Үз хезмәтен яратмаган, битараф укытучы бу кадәр озак эшли алмый, эшләсә дә, нәтиҗәгә эшләми. Ә сезнең нәтиҗәләр сокланырлык. “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе иясе сез, Россия мәгарифенең мактаулы хезмәткәре, әллә никадәр грантлар. Болар артында зур хезмәт икәнлеге шиксез.

-Көндәлек эш нәтиҗәсе бу. БДИ күрсәткечләре район күләмендә генә түгел, республика күләмендә дә югары бара безнең. Олимпиада нәтиҗәләре дә әйбәт, быел да, мәсәлән, ике укучым – Хәмәтвәлиев Таһир белән Пронин Евгений республика призерлары булдылар. Моңа, әлбәттә, әзерлексез генә ирешеп булмый. Һәм балаларның шул юнәлештә кызыксынуы да бик әһәмиятле.

Олимпиада юнәлешендә эшләү һәм республика этабында җиңүләр яулау 1984 елда Зиреклегә эшләргә кайтканнан бирле бара. Үзем дә мәктәптә укыганда төрле олимпиадаларда катнашып урыннар ала идем. Бер тапкыр уңышка ирешкәч, түбәнрәк планка куясы килми – ул балага да үсәргә мөмкинлек бирә, үзеңә дә. Соңгы елларда “Путь к Олимпу” кертелгәннән соң, шулай ук яхшы нәтиҗәләребез артты. Быел “Физико-математический прорыв” дигән грант оттык. Бу җиңүне дә даими эшнең бер нәтиҗәсе дип карарга кирәк.

-Зәкия Хәмәтзакировна, гаилә, өч бала һәм бөтен вакытыгызны ала торган яраткан хезмәтегез. Бу ике өлкәне ничек җайлап алып бара алдыгыз?

-Еллар үткәннән соң әйләнеп карыйм да үзем дә гаҗәпкә калам. Нишләп минем балалар тәнәфестә бер дә яныма килмәделәр икән, дим. Башка укытучыларның балаларына игътибар итәм бит инде, әниләре янына еш киләләр. Күптән түгел кызым Гөлназның көндәлеге килеп чыкты. Элек бантик тикшерүче, кулъяулык тикшерүче кебек вазифалары бар иде укучыларның. Көндәлектә берничә атна рәттән “бантигы юк”, “бантигы юк” дип язылган. “И кызым, нишләп такмаган идең соң ул бантигыңны?” дип көләм инде хәзер. Балалар бик мөстәкыйль булдылар безнең, һәрберсенең эше бүлеп бирелгән иде, менә шуңа күңел тыныч булгандыр инде. Бүгенге көндә ике улым да инженер, кызым математика укытучысы һөнәрен сайлады.

-Зәкия Хәмәтзакировна, мин сезнең армрестлинг белән шөгыльләнүегезне, төрле ярышларда җиңүләр яулавыгызны да беләм бит. Ул кызыксыну кайдан сездә?

-Анысы да нәселдән килгәндер. Әти көрәшче, энем Марат (авт. Садыйков) – көрәшче. Малайлар да кул көрәштерде, кызым да. Алар да бик күп тапкырлар беренче урыннар алды. Олы малай Мәскәүләргә кадәр барып йөрде, кечесе күбрәк милли көрәшкә тартылды.

Укытучылар арасында спартакиадалар оештыра иделәр, Казанда да дүртенче урын алдым, районда җиңүләр күп булды. Берничә ел элек кул сынганнан соң гына ташладым бу шөгыльне.

Чаңгыда да йөрим. Әле соңгы ике елда гына чаңгы ярышларында катнашмыйм. “Бу әби дә килгән бит” дип үрнәк алмасмы кайбер балалар дип, оят булмасмы дип тә чыгам кроссларга, япь-яшь егетләр качып йөри бит. Үземә дә кызык миңа чаңгыда йөрү, анысы да балачактан.

-Сез бит әле укыту-тәрбия эшләре буенча завуч булып та 14 ел эшләгән кеше. Таләпчән, энергияле, тынгысыз, иҗади кеше буларак беләләр сезне ул вазифада. Мәктәп тормышын бөтен нечкәлекләре белән белгән кеше буларак, ниләр шатландыра, ниләр борчый сезне?

-Төп фәннәргә, шул исәптән физика, математикага сәгатьләр азайды. Профильле БДИны ике сәгать физика укып бирергә туры килә, мәсәлән. “Галопом по Европе” кебек йөгереп үтү ул. Укытучы үзенең буш вакытында тутырырга мәҗбүр бу араны, ул күп очракта бәяләнми, түләнми.

Минем әни оныкларын берәр нәрсәгә өйрәтергә кирәксә, яки Крылов, яки Тукай сүзләрен китерә иде. Яттан өйрәнү хәтерне яхшырта ул, хәзер программалар үзгәрде, моңа игътибар азайды. БДИ да шаблонлы уйларга өйрәтә. Бу да, әлбәттә, борчый торган мәсьәләләрнең берсе. Бик борчыган тагын бер мәсьәлә – татар балаларына тел өйрәтү. Сәгатьләр саны кимү балаларга тиешле дәрәҗәдә белем бирү мөмкинлеген чикли.

Хәзер интернет заманында өстәмә мәгълүматны табуның бер проблемасы юк, кулдан язып, китап эзләп йөрисе дә юк, мөмкинлекләр чиксез, болары инде, әлбәттә, шатландыра.

-Мөхтәрәм укытучының яшь мөгаллимнәргә әйтер сүзе бардыр...

-Мәктәпкә яшьләрнең килүләрен бик теләр идем. Киләчәк буынны тәрбияләү алар өстендә булсын иде, чөнки без олыгайдык, заман белән бер адымда ук барып бетә алмабыз, ә яшьләр алар яңалыкны тизрәк ота, тизрәк тарата ала. Укучыларыма да, гомумән яшьләргә дә теләгем: кайда гына эшләсәләр дә, эшләрен, кешеләрне яратып, кешеләргә, илебезгә файда китерәм дип эшләсеннәр иде. 

 

 

 

 


Нет комментариев