Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Эшсез утыра алмый

Волонтер булып тормышны үзгәртергә мөмкин

46 ел гомере өзлексез хезмәт белән (10 ел Яңа Чишмә сөт заводында һәм 36 ел прокуратурада) уза да китә.

 Волонтер булып тормышны үзгәртергә мөмкин

Һәм менә аңа 65! «Ял итәргә вакыт», — дип гади генә итеп әйтә дәүләт граждан һәм муниципаль хезмәт турындагы закон. Наталья Витальевна Скачкова да хезмәттәшләре белән моңсу гына саубуллашып, тулысынча гаиләсенә һәм өй мәшәкатьләренә бирелә, ә иң мөһиме — оныгы Кирага күбрәк вакыт бирә башлый. 

Кира ул вакытта башлангыч сыйныфларда укый, бу яшьтә балалар ярдәмгә һәм игътибарга аеруча мохтаҗ. Ләкин вакыт тыелгысыз уза, Кира мөстәкыйль өлкән сыйныф укучысына әйләнә, һәм Наташа әбекәйне өйдә утыру ялыктыра башлый. Һәм шулвакыт Анастасия Николаевна Козлова шалтырата.

Волонтерлык —икенче тормышы

«Бу хәл 2024 ел башында булды, Анастасия Николаевна мине үз төркеменә чакырды. Мин бик теләп ризалаштым: билгеләнгән көнне Үзәк китапханәгә килдем, анда бик күп таныш йөзләрне күрдем. „Коры душ“ ясаудан, витаминлы чәйне пакетларга тутырудан башладым. Аннары яшь волонтер Снежана Маланчева безне тактик носилка тегәргә өйрәтте: тегү машиналары булмау сәбәпле, стропа тасмаларын башта тегү урыннарында беркетеп куя идек, аннары аларны кулдан тектек. Барысын да тиз эшләдек, чөнки һәркем үзенә бүленгән эшне башкарды. Волонтерлар төркемендә минем икенче тормышым башланды». 

Волонтерлык эшеннән соң Наталья Витальевна өенә кайта, өй мәшәкатьләрен хәл итә, ә аннары тагын күңелсезләнеп куя: ике кулына бер эш кирәклеген тоя. Шуннан соң ул, өйдә носилка тегеп, волонтерлык эшен дәвам итәргә карар кыла. Моның өчен бик яхшы тегү машинасы да бар. 

Көмеш волонтер Надежда Панфиловага стропаны кайдан сатып алырга мөмкин булуын сорап шалтырата. 

«Надежда Петровна миңа кирәкле әйберләрне сатып алырга ярдәм итте, интернет-кибет адресын бирде. Посылка килгәч, эшкә керештем. 50 метрлы стропадагы дүрт бобиннан 8 носилка килеп чыкты. Аларны волонтер Александр Карповка илттем.

 Волонтер булып тормышны үзгәртергә мөмкин

Район башлыгы белән бер очрашуда минем янга эшмәкәр Любовь Гулькова килде һәм носилка өчен материал сатып алуда үз ярдәмен тәкъдим итте. Тиздән ул берничә бобин алып кайтты, мин алардан носилка тектем һәм җыю пунктына җибәрдем», — дип сөйләде Наталья Скачкова.

Наталья үзе ясаган 59 носилкадан тыш, госпитальләр өчен үзе алган тукымадан 100 мендәр тышлыгы теккән, һәм болар барысы да Яңа елга кадәр үк СВО зонасына җибәрелгән. Бүген ул эшен армый-талмый дәвам итә. Ике көндә 10 җәймә теккән һәм 4 носилка җибәрергә әзерләгән. Тагын биш носилка тегү өчен материалы калган. 

Наталья озак вакыт безнең белән очрашуга риза булмады, аннары безгә күбрәк үзе турында түгел, яшьләр турында да сөйләргә дип ризалашты: 
«Мин СВО сугышчыларына һәм Донбасс, Курск халкына, зыян күргән башка кешеләргә чын күңелдән мөмкин булганча ярдәм итүче бик күп яшь егетләр һәм кызларны күрдем. Безнең районда мондый яшьләрнең аз булмавын аңлауга күңел сөенә», — дип горурланып волонтерларның исемнәрен атап китә Наталья Витальевна. 

Менә шундый ул Наталья Скачкова. 1973 елда ире белән Яңа Чишмәгә күчеп килгәч, ул безнең район халкын да, гореф-гадәтләребезне дә ярата башлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев