Җәмгыять
Этләрне ауларга кирәк
Район үзәгендәге поселокта - Ленин урамы беткән тирәдәрәк бер сары эт йөри.
Ул шул тирәләрдә урнашкан йортлардан очраклы рәвештә урамга чыккан тавыкларны "аулый". Әле күптән түгел генә безнең ике тавыгыбызны бугазлады. Бүген иртән эшкә килгәндә хезмәттәшем дә шул күренешкә тап булган. "Иртән иртүк рәхәтләнеп берсенең тавыгын (яңа табышын) ашап ята", - диде. Иптәшедер инде, тагын берсе (кечерәк, карарак төстә) көн саен капка төбенә килеп иснәнеп йөри, әллә ничә кат куып җибәрдек. Эт хуҗаларына мөрәҗәгать итәм: "Эт асрыйсыз, аны яратасыз икән, чылбырга куегыз. Аның хуҗасын ачыклау кыен түгел бит. Үзегезгә җавап бирергә туры килмәгәе. Авыл җирлеге башкарма комитеты да сукбай этләрне ешрак ауласын иде, бозау хәтле этләр дә рәхәтләнеп урам тутырып йөри".
Гөлчирә, Яңа Чишмә авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев