25 июньдә "Факел" лагерында беренче смена ачылды.
Хәзер биредә 70 бала ял итә, аларның 30-ы сәләтле балалар булса, 40-ы бюджетта эшләүчеләрнең балалары. Балалар җыю 22 июньдә узды, 3-4 көн алар күнекте, әйдаманнарына ияләштеләр.
Башкача мөмкин дә түгел, балаларның күбесе "Факел"да беренче мәртәбә ял итә, кайберләре инде булган, алар өлкән иптәшләре буларак яңаларына ияләшергә ярдәм итәләр.
-Әти-әниләргә балалары өчен борчылыр урын юк, без аларга әйбәт булсын өчен барын да эшләргә тырышабыз. Без, олылар, аларны әниләре кебек яратабыз. Шикләнмәгез, бик күңелле булачак, - дип ышандырды әти-әниләрне һәм балаларны лагерь начальнигы Андрей Абрамов. -Елдан-ел безнең лагерь камилләшә бара, спорт корылмалары, комплекслар, шатерлар арта тора. Үзегез күреп торасыз, ял итү өчен идеаль шартлар тудырылган. Лагерьны хәзерләүдә ярдәм иткәне өчен район хакимиятенә олы рәхмәтебезне җиткерәсе килә, аннан башка берни килеп чыкмас иде, - дип өстәде ул.
Таучыклар, таганнар, карусельлар - бар да балалар карамагында. Лагерь үзе каралган: яңа клумбаларга утыртылган астралар чәчәк атарга җыеналар, яшь каеннар матур киткән, аяк астындагы чирәмлектә җир җиләге пешкән, иренмичә җый да аша гына.
-"Факел" лагеры елдан-ел яхшыра бара, аның матди базасы ныгый. Инде өченче ел су суүткәргеч буйлап килә. Быел ашханәдә косметик ремонт ясалды, корпусларда болдырлар алыштырылды, - дип сөйли яшьләр эшләре буенча бүлек начальнигы Ольга Лаврентьева.
Өч көн эчендә 5 отряд ачылу көненә бердәм хәзерләнеп, бик көйле чыгыш ясады.
Әйдаманнары - инициативалы кешеләр, балаларны мавыктыра, рухландыра беләләр. Болар өлкән вожатый Ирина Иванова, БСМнең хореография буенча педагогы Гөлназ Нургатина, вожатыйлар - Ришат Сабирҗанов һәм Анастасия Савельева. Сәләтле балалардан биредә яшь баянчылар, соло-вокалчы һәм биючеләр (спортчылар да бар) ял итә, алар күңелле концертта, яңача куелган "Кызыл Башлык" һәм башка әсәрләрдә үзләренең талантларын тулысынча күрсәтә алдылар. Тамашачылар: әтиләр, әниләр, әби-бабайлар, апа-сеңелләр, абый- энеләр дә бик канәгать калдылар.
Лагерьда бөтен районнан җыелган балалар ял итә. Өченче сыйныф укучысы Марина Феоктистова Ленинодан, аның яшьтәше Вадим Попков Яңа Чишмәдән, аңа лагерьда ашатулары ошый. Авылдашы Полина Иванова барысы белән дә дуслашып өлгерүен әйтте. Әлбәттә, балаларга биредә күңелле, яңа мохит, көн тәртибе, биредә күңел ачып була, тәмле итеп ашаталар. Кичке 7 дән иртәнге 7 гә чаклы лагерьны шәхси сак предприятиесе саклый, көндез штатта каравылчы каралган, димәк, балалар иминлеге тәэмин ителгән. "Факел" өстендә беренче смена әләме күтәрелгән, балаларның биредә күңелле тормышы дәвам итә. Инде футбол матчы, квест-уен, "Бергә бер" шоу, Чистай ЭЧ оештырган "Имин каникул" чарасы да үткән. Тиздән 4 июльдән күршедә генә "Йолдызлы десант" республика лагеры эшли башлый.
Лагерь ачылу тантанасыннан фотоларны газетабыз сайтыннан (novoshishminsk.ru) карый аласыз.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев