Кунакчыл Яңа Чишмә ЗАГС бүлегендә иң матур бәйрәм - Халыкара гаилә көнен билгеләп үттеләр.
Җылы, чөнки һәрберебез, кайда гына булсак та, туган йортыбызны, гаиләбезне - тормыш башлангычын онытмый. Районнан биш гаилә тантананың геройлары булдылар, аларны котларга район җитәкчелеге, хатын-кызлар советы рәисләре белән АҖ башлыклары һәм башка кунаклар килгән иде. Шушы гаиләләрнең берсе - озак вакыт бәхетле гомер иткән үрнәк гаилә. Бәйрәмдә иң өлкән гаилә Акбүредән Гарифулла Хәлиулла улы белән Мингаян Исмәгыйль кызы Минкәевлар булды. Алар 65 ел бергә гомер итәләр, 5 июньдә шушы юбилейны билгеләп үтәчәкләр. Бәйрәмне алып баручы Ләйсән һәм Илназ Шәйхетдиновлар шушы еллар дәвамында гаиләдә сакланып килгән мәхәббәт һәм наз турында сөйләделәр. Гарифулла бабай сугышта - Болгария, Румыния, Венгрия, Чехословакияне азат итүдә катнашкан, сугышчан бүләкләре дә бар. Ире-хатыны - хезмәт ветераннары, ә Гарифулла бабай соңгы 30 елда авыл мәчетендә мулла булып тора. Алар алты бала тәрбияләп үстергәннәр. Бу Акбүредә бик мәртәбәле гаилә санала. Аларны котлап, районның хатын-кызлар советы рәисе Надежда Попкова 9 май алдыннан аларның өйләрендә булуы турында сокланып сөйләде. Бу гаиләнең тормышы бик матур, өйдә үзара аңлашу, кайгырту, ярату хөкем сөрә. Бөтен җирдә чисталык, уңайлык тудырылган, балалары да әти-әниләрен хөрмәт итеп, кайгыртып торалар. Шундый гаиләләр күбрәк булса, дөньялар тагы да яктырак, матуррак, ямьлерәк булыр иде, диде ул.
Бу көнне өлкәннәр генә түгел, бик матур киендерелгән алты сабый да бәйрәм кунаклары булды. Зурраклары матур урындыкларда, кечерәкләре әти-әнисенең тезендә утырды. Аларның әти-әниләрен хөрмәтләүгә дә чират җитте. Андреевка авылыннан Иван белән Надежда Сергеевлар өч бала тәрбияләп үстергәннәр, кечесенә 17 яшь, бер ел элек кенә кайгыртучан ата- ана тәрбиягә ике ул алган. Иван белән Надежда аларны бик яраталар, хәзер Радион белән Ярослав нәкъ менә аларның чын әти-әниләре булуына шикләнмиләр, хәзер алар тормышында иң мөһиме - гаиләләре бар.
Һәр бала моңа ничек мохтаҗ, ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны тәрбиягә алуның нинди батырлык һәм зур җаваплылык булуы турында Надежда Попкова сөйләде, чынында исә чараны төп алып баручы ролен дә үз өстенә алды.
Һичшиксез, иң бәхетле гаилә - ул күп балалы гаилә. Балалар гаиләгә күпме шатлык китерүен әйтеп торасы да юк. Бер ел элек Чуаш Чабаксарыннан Людмила һәм Сергей Илдуловлар гаиләсендә бишенче бала - уллары Михаил туды. Өч ел элек без бу гаилә турында язган идек инде. Әлеге гаиләнең зур ярдәмче хуҗалыгы бар. Ике олы уллары әти- әниләренә зур ярдәм күрсәтәләр, ә 9 яшьлек игезәк кызлар - өйдәге эшләрдә әниләренә менә дигән булышчылар. Бу гаиләдә яшьтән үк хезмәткә, олылар хезмәтенә уңай мөнәсәбәт тәрбияләнә. Шаккатырлык, улы тугач, Людмила чибәрләнеп киткән, икесенең дә йөзләрендә бәхет нурлары балкый. - Мин үз өемне балалардан башка күз алдына да китерә алмыйм, - ди Людмила. - Безнең тормышта бу иң мөһиме, - ди ул. Людмила - шат күңелле кеше, авылдагы барлык балалар өчен урам бәйрәмнәре оештырырга ярата.
Бәйрәмдә иң кечкенә балага нибары 2 ай иде. Сабый үзенең әнисе Антонина Шешолина һәм өч яшьлек апасы белән ана сертификаты алырга килгәннәр. Аларга һәм Русанна Малышева гаиләсенә (аларның да икенчесе малай) сертификатларны РПФ бүлеге начальнигы Ольга Попкова тапшырды. Ул аларны котлап, исәнлек-саулык, бәхет теләде.
Ләйсән һәм Илназ Шәйхетдиновлар башкаруындагы мәхәббәт, ана, гаилә кыйммәтләре турындагы матур җырлар чараны тагы да бизәде. Аларның яңа концерт киемнәре дә бәйрәмгә ямь өстәде, тантана узган бик күркәм зиннәтле зал хакында әйтеп тә торасы юк. Бу ЗАГС һәм мәдәният бүлекләренең уртак иҗат җимеше, бүләкләр "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге башкарма комитеты ярдәме белән алынган, Яңа Чишмә авыл җирлеге башкарма комитеты кунакларга чәй табыны оештырган.
Ольга ИВАНОВА
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев