Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

«Гаилә – без ул»: Шахмай мәктәбендә балалар гаилә кыйммәтләрен өйрәнде

15 май - Халыкара гаилә көне. Бу көн Россиядә 1994 елдан бирле билгеләп үтелә. Бу заманда һәр кешегә кайтып сыеныр өчен җылы учак, тыныч почмак булуы кирәк. Ни генә булмасын, кеше үз гаиләсе кочагында ял итә, рухи көч җыя.

Гаилә көне уңаеннан музей җитәкчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә башлангыч сыйныф укучылары өчен "Гаилә - без ул" дип исемләнгән чара үткәрде.

Иң башта укучылар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Гаилә кыйммәтләре, туганнарны һәм якыннарны берләштерүче яхшы традицияләрне саклау турында мәгълүмат алдылар. Аннары кызыклы викторина сорауларына җавап бирделәр, төрле конкурсларда катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев