Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Газчылар кышкы сезонга әзерләнә

Яңа Чишмә районы газ хезмәте хезмәткәрләре газ хуҗалыгын кышкы шартларда эшкә хәзерләү буенча кирәкле барлык төр эшләрне башкара.


Район газ хезмәте начальнигы Владимир Дунаев безнең белән әңгәмә барышында беренче яртыеллыкта Яңа Чишмәдә (Яр буе урамында), Архангел, Петропавел Бистәләрендә һәм Әдәмсәдә 4 РП (регулятор пунктлары) алыштырылуын, шулай ук 18,3 км урамдагы җир өсте газүткәргечләренең буялуын билгеләп үтте (Ленинода, Горшково, Чуаш Чабаксары, Екатерина һәм Сөлчәбашта).
Безнең газ хезмәте бөтен район буенча 5474 абонентка хезмәт күрсәтә (шуның 1592 се – район үзәгендә). Агымдагы елның 7 аенда районның 20 торак пунктында өй эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтелгән. 1850 су җылыткычларга, 2210 газ плитәсе, 2360 өй эчендәге газ үткәргечләргә, 125 мунчадагы газ горелкасы һәм 35 су җылыткычларның су үтә торган өлешенә техник хезмәт күрсәтеләчәк.
Күпчелек торак пунктларда өй эчендәге газ җиһазлары торышына кисәтүләр юк. Ә алар булган җирдә теге яки бу җиһазны алыштыруга белдерү кәгазе бирелгән. Әйтик, Андреевка авылында куркынычсызлык автоматикасы булмау аркасында ягу приборын алыштыруга уведомление бирелгән (кисәтүне бетергәнчегә кадәр приборлар газ белән тәэмин итү системасыннан өзелгән).Шул  сәбәпле Яңа Иванаево авылында бер белдерү кәгазе (уведомление), Тубылгы Тауда – 3, Архангел Бистәсендә 6 данә бирелгән.
Новопоселенная Лебедка авылында плитәнең хезмәт итү срогы чыгу сәбәпле газ плитәсен алмаштыруга 3 уведомление бирелгән. Шул ук сәбәп буенча Архангел Бистәсендә дүрт, Әдәмсәдә – 1, Тубылгы Тау һәм Красный Октябрьдә дүртешәр уведомление бирелгән.
Өй эчендәге газ үткәргечләрне ябу (җиһаз белән, тышлап һ.б.) һәм әлеге участокта техник хезмәт күрсәтү мөмкинлеге булмау сәбәпле тәртип бозулар да бар. Әлеге уңайдан Әдәмсәдә 3 һәм Красный Октябрьдә 2 белдерү кәгазе бирелгән.
Безнең районда өйләрдә 1107 ике контурлы казан (котел) урнаштырылган һәм алар читтән торып хезмәт күрсәтүче оешмаларда тора. Район газ хезмәтенең, газ белән тәэмин итүче буларак, әлеге казаннарга техник хезмәт күрсәтүгә гамәлдәге килешү булу-булмауны тикшерү хокукы бар. Тикшергән вакытта түбәндәгеләр ачыкланган, 5 абонентның (1 фатир Черемухово Бистәсендә һәм 4 - Яңа Чишмәдә) техник хезмәт күрсәтүгә килешүе бөтенләй булмаган һәм алар газдан өзелгән. 856 абонентның гамәлдәге килешүләре бар. Хәзергесе вакытта район үзәгендә техник хезмәт күрсәтү бара һәм гамәлдәге килешүләр булу-булмавы башка фатирларда да тикшереләчәк.
Азат МУСИН.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев