ГО буенча күнекмә
2019 елның 1 октябреннән 2 сенә кадәр Гражданнар оборонасы буенча бөтенроссия штаб күнекмәсе үткәрелде. Район башлыгының «Гражданнар оборонасы буенча штаб күнекмәсен әзерләү һәм үткәрү турында» гы боерыгы нигезендә районда да гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр үткәрелде. 1 октябрь көнне ул Яңа Чишмә урта мәктәбе базасында үтте.
Биредә халыкны куркынычсыз урында кабул итү һәм урнаштыру өчен 1 нче номерлы кабул итү эвакуация пункты оештырылган иде. Тренировкалар барышында гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясе әгъзаларына эвакуацияләнә торган халык белән автобусларны каршы алу тәртибе һәм халыкны вакытлыча урнаштыру пункты эше күрсәтелде. Кабул итү пунктында халыкны каршы алу һәм вакытлыча урнаштыру, теркәү һәм исәпкә алу, транспорт белән тәэмин итү, яшерү, җәмәгать тәртибен саклау төркемнәре, медпункт, ана һәм бала бүлмәсе оештырылды. Яшеренер урынның һәм аның яшәешне тәэмин итү системасының әзерлеге тикшерелде.
Мәктәп хезмәткәрләре эвакуация чараларына аларның ни дәрәҗәдә әзер булуларын уңышлы күрсәттеләр. Яңа Чишмә районы ГТХМ вәкиле Рәшит Кыямов үткәрелгән өйрәтүгә уңай бәя бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев