Гыйлем булган җирдә хөрмәт һәм үзара аңлашу була
Күпмилләтле гаилә тарихы.
Татарстанда бу ел Милли бердәмлек елы дип игълан ителде, шуңа күрә, үзара аңлашу һәм хөрмәткә нигезләнеп, тормыш үрнәгенә әверелгән тарихлар бик кадерле. Шундый тарихларның берсе - Яңа Чишмәдә яшәүче, мәхәббәт һәм үзара хөрмәт берничә мәдәниятне һәм традицияне берләштергән Кургиняннар гаиләсе тарихы.
Язмышны хәл иткән очрашу
Аида белән Роберт беренче тапкыр 2012 елда очраклы рәвештә күрешкәннәр, һәм аларның күз карашлары очрашкан мизгел икесенең дә мәңгегә исләрендә калган. Дүрт елдан соң язмыш аларны яңадан кафеда очраштырган. Роберт Аида утырган өстәл янына килгән һәм теге вакытта кызның карашы аның йөрәген яулап алган көнне оныта алмавын әйткән. Ул чагында Аида да кавказлы егетне күрми кала алмый һәм аның белән аралашудан баш тартмый. Егет белән кыз бер-берсен ошатып, якыннан танышканнар. Бу тарих шулай башлана.
Күп милләтле гаилә палитрасы

Роберт – христиан динен тотучы әрмән. Аиданың әтисе - кумык (Дагстанда яшәүче милләт) һәм әнисе - ислам динен тотучы чуаш. Аның әнисе, кияүгә чыккач, иренең динен кабул итә һәм аның туган җирендә яши, шунда Аида һәм энесе Ибраһим туган.
Милләтләр, гореф-гадәтләр, мәдәният һәм телләр арасындагы аерма гашыйклар өчен киртә булмый. Киресенчә, Роберт белән Аида бер-берсе белән үз халыклары турындагы белемнәрен кызыксынып уртаклашалар, бер-берсеннең мәдәниятен яраттыруга ирешәләр. Үзара аралашуда күпер булып икесе дә камил белгән рус теле тора.
Әти-әниләре белән танышканда, яшьләр һәр гаиләнең гореф-гадәтләрен хөрмәт итәргә тырышуларын күрсәтәләр. Бу хөрмәт Робертның булачак киленен яраткан әти-әнисенең һәм Робертны үзенеке дип таныган Аиданың туганнарының йөрәкләрен яулап ала.
Әхлакый нигезләргә хыянәт итмичә, алар инде 10 ел бергә гомер итәләр. 2016 елда өйләнешеп, алар бүген өч бала: алты яшьлек Арменны, дүрт яшьлек Тигран һәм бер яшьлек Ариананы тәрбиялиләр. Балаларга исемнәрне бергә сайлаганнар. Армен Робертның әтисе хөрмәтенә аталган, улларына үз әти-әниләре хөрмәтенә исемнәр бирү - гаилә традициясе. Мәсәлән, гаиләдә Армен Робертович (улы), Роберт Арменович (әтисе) һәм Армен Робертович (бабай) бар. Әтисе дә, улы, үсеп җиткәч, бу матур традицияне дәвам итәр дип өметләнә.
Хөрмәт һәм лояльлек рухында тәрбияләү:
Кургиняннар гаиләсеннән киңәшләр
Аида белән Роберт үзләренең балаларына кечкенәдән үк Татарстанда – төрле мәдәниятле күп төрле милләт вәкилләренән торган республикада яшәүләрен, анда аларның һәркайсын хөрмәт итәргә кирәклеген сөйлиләр. тәрбияче булып эшләүче, үзен сәләтле педагог буларак гаиләдә генә түгел, балалар бакчасында да күрсәткән Аида тәрбия принциплары белән уртаклаша:
«Балаларга әрмән, кумык, чуаш халкының бай мирасы турында сөйлибез. Баланың үз тамырларын белүе һәм аның белән горурлануы бик мөһим — бу чит мәдәниятләргә хөрмәтнең нигезе. Яңа Чишмәдә, бөтен Татарстандагы кебек үк, төрле милләт кешеләренең дус һәм тату яшәве турында сөйлибез. Алар бәйрәмнәрне бергәләп билгеләп үтәләр, күршеләренең традицион ризыкларын татып карыйлар, аларның гореф-гадәтләре белән кызыксыналар. Һәр мәдәниятнең нигезендә игелек, намуслылык, өлкәннәргә хөрмәт, көчсезләргә ярдәм итү ята. Балалар белән әңгәмәбез шушы кыйммәтләргә нигезләнә дә инде».
Кургиняннар гаиләсендә балалар ата-аналарның бер-берсенең гореф-гадәтләренә карата хөрмәт һәм кызыксыну белән карауларын, төрле мәдәниятле һәм төрле динле апа-абыйларын, эне-сеңелләрен, әби-бабаларын яратуларын күрә. Бүген алар бәйрәмнәргә әрмән милли киемнәрен бик теләп кияләр.
«Паспортта нинди милләт дип язуны алар, әлбәттә, үзләре сайлаячак, — ди Аида, — ә безнең бурыч-аларны инде хәзер үк аңлап, төрле мәдәният вәкилләрен тигез кабул итәргә өйрәтү. Без барыбыз да бер планетада яшибез бит».
Кургиняннар гаиләсе тарихы - Татарстанның һәм бөтен Россиянең кечкенә дөньясы. Ул бердәмлекнең бертөрлелектән түгел, ә төрле мәдәниятләрнең үзара хөрмәт, мәхәббәт һәм татулык белән беркетелгән төсләренең гармонияле ярашуыннан барлыкка килүен ачык күрсәтә. Нәкъ менә шундый гаиләләр безнең уртак йортыбызда тынычлык һәм татулыкның иң ныклы нигезе булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев