Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гыйнвар аенда җан башына алкоголь сату күләме 1,2 литр тәшкил иткән

Районда алкогольле продукцияне 39 сәүдә объектында 20 оешма сата.

Яңа Чишмә авылында алкоголь 10 сәүдә ноктасында сатыла, шуларның 1се - «Татспиртпром» АҖнең ваклап сату челтәре һәм 9зы - коммерция оешмалары. Авыл җирлекләрендә алкогольле продукция 29 сәүдә объектында сатыла, шуларның 14е - «Татспиртпром» АҖнеке, 2се -  «Чаллы сәүдә базасы» ҖЧҖнеке (Татпотребсоюз) һәм 13е - коммерция оешмалары. 

Агымдагы елның гыйнвар аенда барлыгы 1,5 мең дал алкогольле продукция сатылган (2023 елда - 1,4 мең дал), үсеш - 9%. Татпотребсоюз предприятиеләре тарафыннан - 0,04 мең дал (2023 елда - 0,03 мең дал), үсеш - 18 %; фирма челтәре буенча - 0,3 мең дал (2023 елда - 0,31 мең дал),кимү - 4%; коммерция структуралары тарафыннан - 1,2 мең дал (2023 елда - 1,0 мең дал), үсеш - 12%.
Читтән кертелгән алкоголь продукциясе буенча сату (аракы кебек үк) үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда 24% һәм 20 %ка арткан.  

 Республикада җитештерелгән алкоголь һәм аракы буенча үсеш - 3 һәм 2 процент.
Гыйнвар аенда җан башына алкоголь продукциясен сату күләме 1,2 литр тәшкил иткән, узган елгы дәрәҗәгә карата - 109%.

Этил спирты, алкоголь продукциясе җитештерү, әйләнеше һәм сыйфаты буенча дәүләт контролен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы дәүләт инспекциясе.

Чистай территориаль органы
8-(84342)-5-49-85

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев