Өч тикшерү нәтиҗәләре буенча салынган штрафлар күләме 15 000 сум тәшкил иткән.
Бу елның гыйнвар аенда территориаль орган белгечләре ЭЭБ хезмәткәрләре белән берлектә алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау буенча 3 тикшерү чарасы үткәргәннәр.
Тикшерүләр барышында 3 очракта гамәлдәге законны бозуның 3 факты ачыкланган (өйдә җитештерелгән спиртлы продукцияне сату).
Легаль булмаган әйләнештән 6,2 литр алкоголь продукция алынган (2022 ел – 0л).
2022 елның 10 мартында кабул ителгән «Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне оештыру һәм гамәлгә ашыру үзенчәлекләре турында»гы 336 номерлы РФ Хөкүмәте Карары нигезендә мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында 1 кисәтү игълан ителгән.
«Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына гражданнардан алкогольле продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендәге закон бозу фактлары турында мөрәҗәгатьләр кермәгән.
Ачыкланган закон бозулар буенча түбәндәге чаралар күрелгән:
-Чистай шәһәр суды тарафыннан РФ КоАПның 14.17.1 ст. 1 ө. буенча 15 000 сумлык бер карар;
Административ хокук бозулар буенча салынган штрафлар гомуми күләме 15 000 сум тәшкил итә.
Этил спирты, алкогольле продукция җитештерүне, аның әйләнешен һәм сыйфатын дәүләт контролендә тотуны тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы дәүләт инспекциясенең Чистай территориаль органы.
8-(84342)-5-49-85
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев