Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Гыйнвар аенда Яңа Чишмә районының сәүдә нокталарында җан башына 1,2 литр алкоголь сатылган

Бу күрсәткеч узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда үзгәрмәгән.

Яңа Чишмә районында алкогольле продукцияне 42 сәүдә объектында 19 оешма ваклап сата.
Яңа Чишмә авылында алкогольле продукцияне 13 сәүдә объекты ваклап сата, шуларның берсе - «Татспиртпром» АҖ ваклап сату челтәренең сәүдә объекты һәм 12 коммерцияле оешма сәүдә объекты.
 Авыл җирлекләрендә алкогольле продукцияне 29 сәүдә объекты ваклап сата, шуларның 14 сәүдә объекты - Татспиртпром АҖ, 2 сәүдә объекты - «Яр Чаллы сәүдә базасы» ҖЧҖнеке (Татпотребсоюз) һәм 13е - коммерцияле оешма сәүдә объекты.
Алкогольле продукцияне сату
 Агымдагы елның гыйнварында алкогольле продукция нибары 1,4 мең дал күләмендә сатылган (2022 елда - 1,4 мең дал), бу узган елның шул ук чоры белән бер дәрәҗәдә. Шул исәптән: Татарстан Кулланучылар берлеге предприятиеләре тарафыннан алкогольле продукция  0,03 мең дал күләмендә (2022 елда – 0,04 мең дал) сатылган, сату 27%ка кимегән; фирма челтәре буенча 0,3 мең дал алкогольле продукция сатылган  (2022 елда – 0,2 мең дал), узган ел белән чагыштырганда, сату 1,9 тапкырга арткан; коммерция структуралары тарафыннан 1,0 мең дал сатылган (2022 елда – 1,2 мең дал), сату 12%ка кимегән.
Читтән кертелә торган алкогольле продукциягә (һәм аракыга) килгәндә, узган елның шушы чорына карата сатуның 6%ка һәм 1%ка кимүе күзәтелә.
Республикада җитештерелгән алкогольле продукцияне сату - 2%ка, аракыны сату - 1%ка арткан.
Агымдагы елның гыйнварында җан башына алкогольле продукция сату күләме 1,2 л тәшкил иткән, бу узган ел дәрәҗәсенә карата 100%ны тәшкил итә.
 Этил спирты, алкогольле продукция җитештерүгә, әйләнешенә һәм сыйфатына дәүләт контролен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы дәүләт инспекциясенең Чистай территориаль органы.
8-(84342)-5-49-85

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев