Яңа Чишмә районында Социаль иминият фондына (СИФ) салым түләүчеләр барлыгы - 267, шулардан 7 оешма СИФ ка отчет бирми, димәк иминият взнослары да күчермиләр дигән сүз.
Теркәлгән взнос түләүчеләр арасында 153 хуҗалык исәпле предприятие һәм эшмәкәрләр һәм 100 бюджет оешмасы. Иминияткә аерып бирелгән суммалар буенча бурычлар булмаганда СИФ хезмәтне саклауга һәм махсус киемнәр сатып алуга юнәлдерелгән чаралар үткәрүгә тотылган чыгымнарны кайтаруын әлеге оешмалардагы барлык җитәкчеләр һәм бухгалтерлар да беләме икән? Ышанып әйтә алам, күпләр белми яисә моның белән шөгыльләнергә теләми (ягъни әлеге сумманы алу өчен кирәкле документларны бирүне). Сүз дә юк, анда миллионнар түгел, әмма хезмәтне саклау буенча чараларга СИФ ка исәпләнгән һәм күчерелгән суммадан 20 % алырга була. Болар бар да гариза бирү нигезендә башкарыла.
Мәгълүм булганча, хезмәтне саклауга, махсус киемнәр сатып алуга һәм башка максатларга әлеге мәсьәлә буенча бездә һәрвакыт акча җитми. Һәм алар калдык принцибы буенча финансланалар, ягъни аз-маз акча кала икән, махсус киемнәр, бияләйләр сатып алабыз яисә хезмәткәрләрнең эш шартларын яхшыртабыз. Әгәр юк икән инде, юк...
СИФ ның җирле бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча (җитәкчесе Асия Рамазанова) 2016 елда чыгымнарны кайтаруга 279,3 мең сум түләнгән. Шуның 183 мең сумын нефть компанияләре, 22 мең сумын - РҮХ һәм ике авыл хуҗалыгы предприятиесе - "Скоков Н.А." КФХ (33 мең сум) һәм "Игенче" ҖЧҖ (40,7 мең сум) алган.
Чыгымнарны кайтаруга гаризаларны һәм башка документларны СИФ-ка 1 августка кадәр бирергә кирәк. Агымдагы елда документларны 38 оешма биргән, шул исәптән мәктәп һәм балалар бакчаларының күпчелеге, шулай ук "Кайгырту" ХСХКҮ, нефть компанияләре һәм ике авыл хуҗалыгы предприятиесе.
Нәтиҗәдә чыгымнарны кайтару 377,4 мең сум тәшкил итә. Шуның 150 мең сумын "Троицкнефть" ЯАҖ һәм "Ямашнефть" ҖЧҖ алачак, бюджет оешмалары - 168 мең сум, "Игенче" ҖЧҖ - 39,2 мең сум һәм "Нурхамәтов З.М." КФХ - 9,4 мең сум.
2017 елда безнең районга ассигновать ителгән акча 350 мең сум күләмендә бүлеп бирелгән һәм, күргәнебезчә, план арттырып үтәлгән (акчаның 40 % тан артыграгын нефтьчеләр алачак).
Асия Рамазанова сүзләре буенча, күпчелек оешмалар, шул исәптә авыл хуҗалыгы оешмалары да , бу хакта беләләр, әмма күбесенең иминият взнослары буенча бурычлары бар (тиенләп кенә булса да, бар) һәм шуңа күрә аларга чыгымнар кайтарылмый.
Әлеге язманы укыгач, күпчелек җитәкчеләр һәм бухгалтерлар үз эшчеләренә тиешле хезмәт шартлары булдыру өчен финансларны Социаль иминият фондыннан алырга мөмкин икәнлеген аңларга тиешләр. Бары тик тулы күләмдә иминият взносларын күчерергә, гаризаларны һәм башка документларны үз вакытында (һәр елны 1 августка кадәр) Фондка бирергә генә кирәк. Бу, беренче чиратта, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә, төзелеш оешмаларына һәм эшмәкәрләргә кагыла (боларда хезмәтне саклау, производствода җәрәхәтләнүне һәм һөнәри авыруларны киметү буенча тәртип бозулар һәм кимчелекләр аз түгел).
Азат МУСИН
Нет комментариев