Октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә торган юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне алдыннан барлык юл төзүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән муниципаль район башлыгы Егор Тарнавский котлады.
Котлауда юл төзүчеләрнең үзләренә беркетелгән автомобиль юлларын тиешле тәртиптә тоту, яңаларын төзү буенча зур эш алып барулары, район үзәген төзекләндерүгә саллы өлеш кертүләре билгеләп үтелә.
Барлык юл төзүчеләргә намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерелде, аларга нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләнде.
Нет комментариев