Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иң мөһиме-клиент канәгать булсын

Яңа Чишмәдән Наталья Рузанова кейтиринг белән шөгыльләнә, бу тәрҗемә иткәндә бәйрәмнәргә, чараларга күчмә кухня дигәнне аңлата.


Белеме буенча Наталья азык-төлек сәнәгате техник-  технологы, төрле ашлар пешерергә ярата, ә иң мөһиме - аларны әзерли белә. Аның менюсында барысы да бар: салкын кабымлыклар, кайнар ашлар, салатлар, камыр ризыклары, эчемлекләр - Наталья менә дигән бәйрәм өстәле корырга мөмкин. Әзерләү рецептларын үзе уйлап чыгара, кайчагында иске журналлардан, пешекче китапларыннан, интернетта эзләп таба. Нинди дә булса ашамлык камилләштерә, яңа ингредиентлар өсти, яки берсен башкасына алыштырып сынап карый. Бизәү эстетикасы буенча да шул ук хәл.  Аның төп максаты-клиент канәгать калсын өчен тәмле һәм матур булу.  Кыскасы, «фирменный стиль» булдырылган. Наталья кулдашы белән эшли (үзмәшгуль). Заказлары да, клиентлары да җитәрлек. Гадәттә алар хезмәтеннән кафе хуҗалары файдалана, алар белән килешү төзелә. Наталья кейтиринг белән күптән шөгыльләнә, әмма «Минем салым» кушымтасында җәен теркәлгән. Бу аның төп эшенә өстәмә хезмәт хакы. Үзмәшгульлекнең төп өстенлеге дип үз эшеңне легаль башкару санала.  


Тубылгы Тау авылыннан Радик Әхмәтсафин салкын ысул белән бизәкләп чүкеп ясау белән (металлны җылытмый) шөгыльләнә. Ике ел элек үзе өчен станок сатып алган. Килеп чыга башлагач, заказлар кабул итә башлаган. Авылдашлары, Яңа Чишмәдән, үзе туган күрше Аксубай районыннан шалтыратулар ала, мангаллар, эскәмияләр, коймалар ясавын сорыйлар.  Эш җәен күбрәк. Июль аенда үзмәшгуль буларак теркәлгән. – Болай эшләргә тынычрак, хезмәт хакы рәсми, яшерен түгел, - ди ул. Радикның  планында төп эшкә урнашу, чөнки тиздән гаиләдә өченче бала туачак, димәк, чыгымнар артачак.
Черемухово Бистәсеннән Татьяна Паньшинаның үзмәшгульлек эшендә фантазия һәм гүзәллек хисе зур роль уйный. Һәм, әлбәттә инде, туй аксессуарлары ясауда оста куллардан башка булмый. «Гаилә учагы», «Гаилә казнасы», фужерлы шампан шәрабын бизәү кебек тантананың алыштыргысыз атрибутларын Татьяна бер стильдә ясый. Һәр туй өчен индивидуаль эшләнә, анда, барыннан да элек, заказ бирүченең теләкләре исәпкә алына. Ул эластик замшадан чәчәк бәйләме дә ясый, аны «тере»сеннән аермыйсың. Ә ул җилкә аша потенциаль кәләшләр торган якка ыргыту өчен кирәк. Моннан тыш, Татьяна матур эшләнмәләр ясый, әйтик, кызлар өчен балалар утреннигына таҗлар, бәйрәм резинкалары, бантлар, балалар өчен исемле аксессуарлар. Яраткан эшендә материал төрле: атлас тасмалар, бусиннар, бисер, стразалар һ.б. идеяләрне үзе уйлап таба һәм, әлбәттә, клиентлар белән киңәшләшә. Шуңа күрә аның һәр эшләнмәсе - эксклюзив. Аның өчен балалар бәйрәмендә кызларның игезәкләр кебек күренмәве мөһим. Тәҗрибәсе зур аның, бу эш белән сигез ел шөгыльләнә инде. Хәзер декрет ялында булса да, барыбер вакыт таба. Инстаграмда фирменный эшләнмәләр бите бар, хәзер аларны кыю рәвештә рекламалау мөмкин. Үзмәшгульлекне теркәгәннән соң аның заказлар саны арткан.


Черемухово Бистәсендә ул ясаган балалар әйберләрен кибеттән сатып алырга була. Татьянага Казандагы сәүдә нокталарында да сату мөмкинлеген тәкъдим иткәннәр. Авыл җирлегеннән Казанга ярминкәгә барганда, аның бантик – резинкаларын да алып баралар. Һәр эшләнмә матур итеп төрелгән һәм кулдан эшләнгән тасмада «Сатып алган өчен рәхмәт» дип язып куелган. Татьянаның атнага бер тапкыр район үзәгенә бару мөмкинлеге бар, әмма аның товарларын сатыр өчен кибет кирәк. Бу Яңа Чишмә клиентлары өчен бик тә уңайлы булачак, ә Татьянаның клиентлары бик күп.
Ольга ИВАНОВА.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев