Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмә мәдрәсәсенә йөрүче балаларга Яңа ел пакетлары тапшырылган

Бу хакта редакциягә Яңа Чишмә районы имам-мөхтәсибе Раил хәзрәт Фәгыйзов хәбәр итә.

 «Кичә мәчет яны мәдрәсәсенә укырга йөрүче бер төркем балаларга район хакимияте исеменнән тәм-томнар тутырылган Яңа ел  пакетлары тапшырылды. Балалар моңа бик сөенделәр һәм бүләкләр өчен рәхмәтләрен җиткерделәр. Форсаттан файдаланып, мәчетләребезгә һәрдаим ярдәм кулы сузып, булышып торган, мөрәҗәгатьләребезгә битараф булмаган район  башлыгы Вячеслав Михайлович Козловка һәм башка бик күп хезмәткәрләргә ихлас рәхмәтләребезне ирештерәбез. Аллаһ  Сөбһанә вә Тәгалә һәр изге  гамәлегездән разый булсын. Районыбызда төрле милләт вәкилләре яшәүгә карамастан, киләчәктә дә шулай дустанә мөнәсәбәттә, тыгыз элемтәдә бердәмләшеп яшәргә, динебезне саклап калуда һәм үстерүдә халкыбызга  намуслы хезмәт итәргә язсын. Ике дөнья рәхәтенә ирешергә насыйп булсын».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев