Махсус хәрби операциядә россиялеләр бердәмлек һәм теләктәшлек күрсәтә. Яңа Чишмә районында һәр кеше уртак эшкә үз өлешен кертергә тырыша.
Зирекле авылында яшәүче хатын-кызлар сугышчыларны үзләренең кайгыртучанлыгы һәм күңел җылысы белән җылыта.
Көннәр салкынайткач, сугышчылар җылы әйберләргә аеруча да мохтаҗ. Лидия Лотфуллина инициативасы белән Зирекле авылы хатын-кызлары махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен йон оекбашлар бәйли башлаган.
«Яратып һәм кайгыртып эшләнгән бу йон оекбашлар солдатларны кышкы салкын көннәрдә җылытсын!», - диләр алар.
Без район кешеләренә әлеге игелекле эштә катнашулары өчен чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез, һәммәсенә нык сәламәтлек һәм озын гомер телибез.
Нет комментариев