Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Яңа Чишмә районында алкогольнең законсыз әйләнешенә юл куймау турында 48 кисәтү игълан ителгән

Агымдагы елның гыйнвар-ноябрь айларында территориаль орган белгечләре ЭЭБ хезмәткәрләре белән берлектә алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау буенча 2 контроль чара үткәргән.

Тикшерүләр барышында гамәлдәге законны бозуның 2 факты ачыкланган:

- өйдә җитештерелгән спиртлы продукцияне сату; 
- билгеләнгән үрнәктәге маркалар булмау.

Легаль булмаган әйләнештән 2 литр алкогольле һәм спиртлы продукция алынган.

2022 елның 10 мартында кабул ителгән «Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне оештыру һәм гамәлгә ашыру үзенчәлекләре турында»гы 336 номерлы РФ Хөкүмәте Карары нигезендә түбәндәге профилактик чаралар үткәрелгән: 3 профилактик визит, хуҗалык итүче субъетлар өчен 4 консультация, мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында 48 кисәтү игълан ителгән. 

«Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендәге законнарны бозу турында 1 мөрәҗәгать кергән. Мәгълүмат расланмаган.

Ачыкланган хокук бозу фактлары буенча түбәндәге чаралар күрелгән:

  ТР Яңа Чишмә район суды тарафыннан РФ КоАПның 14.17.1 ст. 1 ч. буенча 15 000 сумлык 1 карар;

Этил спирты, алкоголь продукциясе җитештерүгә, әйләнешенә һәм сыйфатына дәүләт контролен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы дәүләт инспекциясе.

Чистай территориаль органы
8-(84342)-5-49-85

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев