Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмә районында җан башына 13,5 л алкоголь сатылган

11 айда барлыгы 17 мең дал алкоголь продукциясе сатылган.

Районда алкогольле продукцияне 38 сәүдә объектында 20 оешма сата.

Яңа Чишмә авылында алкоголь 10 сәүдә ноктасында сатыла, шуларның 1се - «Татспиртпром» АҖнең ваклап сату челтәре һәм 9зы - коммерция оешмалары. 

Авыл җирлекләрендә алкогольле продукция 28 сәүдә объектында сатыла, шуларның 14е - «Татспиртпром» АҖнеке, 2се - «Чаллы сәүдә базасы» ҖЧҖнеке (Татпотребсоюз) һәм 12се - коммерция оешмалары. 

Агымдагы елның гыйнвар-ноябрь айларында барлыгы 17,0 мең дал алкогольле продукция сатылган (2023 елда - 17,6 мең дал), узган елның шул ук чорына карата кимү - 3%. Шул исәптән: Татпотребсоюз предприятиеләре тарафыннан - 0,5 мең дал (2023 елда - 0,4 мең дал), үсеш - 46 %; фирма челтәре буенча - 3,2 мең дал (2023 елда - 3,4 мең дал), узган елның шул чорына карата сату 6 %ка кимегән; коммерция структуралары тарафыннан – 13,3 мең дал сатылган (2023 елда - 13,8 мең дал), кимү - 4%ка.

Читтән кертелгән алкоголь продукциясе буенча сату үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда 6 %ка арткан, аракы буенча 6 % ка кимегән.  

 Республикада җитештерелгән алкогольне сату - 7 %, аракыны сату 8 процентка кимегән.

Агымдагы елның гыйнвар - ноябрь айларында җан башына алкоголь продукциясен сату күләме 13,5 литр тәшкил иткән, узган елгы дәрәҗәгә карата - 98 %.

Этил спирты, алкоголь продукциясе җитештерү, әйләнеше һәм сыйфаты буенча дәүләт контролен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы дәүләт инспекциясе.

Чистай территориаль органы
8-(84342)-5-49-85

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев