Яңа Чишмә районында гошер-сәдакасы җыю бара
Җәмгыять

Яңа Чишмә районында гошер-сәдакасы җыю бара

Татарстанда гошер-сәдака җыю һәм республика халкын азык-төлек белән тәэмин итү буенча традицион акция башланды.

Мөхтәсибәтләр аз керемле кешеләр өчен азык-төлекләр җыю белән 2017 елдан башлап шөгыльләнә.
Теләге булган һәркем ярдәмче хуҗалыкта җыелган уңышының бер өлешен мәчеткә тапшыра ала. Анда бәрәңге, кәбестә, чөгендер, ташкабак, кишер һ. б. кабул итәләр.
Гошер-сәдака мохтаҗларга - аларның милләтенә һәм  нинди диндә булуына карамыйча, таратылачак.
Гошер-сәдаканың үзенчәлеге шунда ки, мөселман урып-җыю сезонында  җыелган уңышының уннан бер өлешен тапшырырга тиеш.
Район имам-мөхтәсибе Илгиз Әшрапов сүзләренә караганда, җыю сентябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк. «Без продукциянең бер өлешен картлар йортына, РҮХгә һәм республика мәдрәсәсенә бирергә планлаштырабыз», - диде район имам-мөхтәсибе.


Нет комментариев